Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Медицинаның мөмкинлекләре чиксез

30.05: Медицинаның мөмкинлекләре чиксез

Медицинаның мөмкинлекләре чиксезСәламәтлек саклау атналыгында Уфа мөһим вакыйгалар үзәгенә әверелде.

“Башкортостан” дәүләт концерт залында ШОС һәм БРИКС илләрендә Сәламәтлек саклау атналыгына, Русиянең медицина һәм фармацевтика вузлары ректорлары советы һәм Русия-Кытай Медицина университетлары ассоциациясенең берлектәге утырышына багышланган конференция үтте.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов барлык кунакларны сәламләп, чараның мөһимлеген билгеләде.


— Бер ай ярымнан Уфада узачак саммитларны без барыбыз да түземсезлек белән көтәбез. Бу уңайдан респуб­ликада төрле чаралар үтә. Сәламәтлек саклау атналыгындагы очрашулар, тәҗ­рибә уртаклашу бик мөһим, — диде Рөстәм Зәки улы. — Кешенең төп байлыгы — сәла­мәтлек. Аның сәламәтлеге үзеннән торса да, хәлиткеч рольне медицина хез­мәткәр­ләре башкара. Үткән ел медицина өлкәсенә 50 миллиард сум акча бүленде. Килә­чәктә эшне тагын да киңрәк җәелдерергә кирәк.
Шул ук вакытта республика Башлыгы проблемаларны да билгеләде: үлем күрсәткече югары, уртача гомер озынлыгы 70 яшь кенә, демо­график күрсәткечләр дә иң яхшысы түгел. Рөстәм Хәмитов табиб­ларның сәламәтлеккә карата мөнәсәбәттә лидерлар булырга тиешлеген билгеләде һәм бу уңайдан аларга ярдәм күр­сәтеләчәген әйтте.
Казахстанның генераль консулы Әсхәт Нускабай Баш­кортстанның зур вакый­галар үзәгенә әйләнүенә сөенүен белдерде, саммит­ларның нә­тиҗәле булуын һәм Уфа тарихында кабатланмас эз калдыруын теләде, үзләрендәге медицина уңышлары һәм яңалыклар турында сөйләде.
Кытай профессоры Ян Баофен Екатеринбургтан ун сәгать авто­буста килгәндә Башкортстан та­бигатенә чиксез соклануын бел­дерде. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына Кытайда да зур игътибар булуы турында җиткерде.






Басып чыгарырга



Указ ничек үтәлә?
16-07-2018 :: Сәясәт
Указ ничек үтәлә?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»