Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Фәннән башка үсеш юк

Фәннән башка үсеш юк
20.07.2018 / Сәясәт

Фәннән башка үсеш юкБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов социаль һәм социологик идарә ресурсларына багышланган “түгәрәк өстәл”дә катнашты. Чара республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре өчен оештырылган иде.

“Түгәрәк өстәл”дә абруйлы галим-социологлар – Русия Фәннәр академиясе Федераль социологик гыйльми-тикшеренү үзәгенең Идарә итү социологиясе һәм социаль технологияләр үзәге җитәкчесе Александр Тихонов, шушы Үзәкнең әйдәүче гыйльми хезмәткәре Владимир Богданов чыгыш ясады.
-- Без Русия Фәннәр академиясенең галим-социологлары белән даими очрашабыз. Русия Фәннәр академиясенең Социология институты директоры, академик Михаил Константинович Горшков белән без Башкортстан һәм федераль социологик үзәк актив хезмәттәшлек итәчәк дип килештек, -- диде Рөстәм Хәмитов. -- Дәүләт проектларын гыйльми җәмәгатьчелектән башка эшләү мөмкин түгел. Фәннән башка алга барып булмауны без яхшы аңлыйбыз.
Моңа кадәр Рөстәм Хәмитов илнең билгеле галимнәре – М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий, “Югары икътисад мәктәбе”нең Бәйсез социаль сәясәт, гыйльми-тикшеренү институты директоры Лилия Овчарова, шушы институтның баш гыйльми хезмәткәре Наталья Зубаревич, Курчатов институты президенты Михаил Ковальчук белән очрашты.
Рөстәм Хәмитов кушуы буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә “Сакчыл Хөкүмәт” укыту программасы эшләнде..




Фото: (Фото "Башинформ" сайтыннан).



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җилдәй җитез чаптарлар
Сегодня, 10:33 :: Спорт
Җилдәй җитез чаптарлар
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Сегодня, 09:51 :: Ватанпәрвәрлек
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Митхун Чакраборти, яшә!
Сегодня, 09:49 :: Мәдәният һәм сәнгать
Митхун Чакраборти, яшә!
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче
Сегодня, 09:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»