Хәйдәр Вәлиев “туры элемтә” үткәрде
31.08.2018 / Сәясәт

Республиканың төрле шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр күпканаллы “туры элемтә” телефонына (8-800-347-54-54) шалтыратып, мөһим сәяси кампаниягә бәйле үзләрен кызыксындырган сорауларга җентекле, анык җаваплар алды.
Мөрәҗәгатьләр шулай ук, pressa@cikrb.ru электрон почтасында да кабул ителде. Аларга җаваплар республика дәүләт вакытлы матбугат басмаларында һәм Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылачак.
Бер сәгать дәвамында барган “туры элемтә”гә Уфа һәм Күмертау шәһәрләреннән, Бөре, Дүртөйле, Чишмә, Туймазы һәм Кырмыскалы районнарыннан егермегә якын сайлау белән бәйле сорау килде: үз сайлау участогыңны ничек табарга, өйдә һәм дәваханәдә ничек тавыш бирергә, сайлау исемлегендә фамилияң булмаса, нишләргә, исемлеккә керүне ничек белергә, әниең яки дус кызың белән тавыш бирү кабинасына бергә керергә ярыймы һәм башкалар.
Чарада республика киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты, Хәйдәр Вәлиев журналистларның сорауларына җавап бирде.
“Туры элемтә”дә шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов һәм комиссия секретаре Марина Долматова катнашты.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин фотосы.

Вчера, 21:34 :: Яңалыклар
Дмитрий Медведев: "Көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүләрне контрольдә тотарга кирәк"
Новости русской версии сайта

19.02.2019 :: Экономика

19.02.2019 :: Политика

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (559)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»