Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кем — сүз, кем — эш, кем тәнкыйть белән...

Кем — сүз, кем — эш, кем тәнкыйть белән...
04.09.2018 / Сәясәт

Кем — сүз, кем — эш,  кем тәнкыйть белән...Һәр сәяси партия сайлау алды кампаниясен үзенчә алып бара.

Башкортстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлау алды кампаниясе, шулай итеп, финиш сызыгына чыкты. Моңа бәйле сәяси партияләр эчендә дә бу көннәрдә җанлылык, эшчәнлекнең бермә-бер активлашуы күзәтелә.


Мәсәлән, 30 августта Уфада ЛДПРның Башкортстан төбәк бүлекчәсе сайлау бер­ләшмәсе шта­бы­ның чираттагы утырышы үтте. Аны ЛДПРдан Дәүләт думасында депутат, пар­тия­нең Башкортстандагы кураторы Иван Сухарев үткәрде. Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка ЛДПР­дан кандидатлар катнашлыгында үткән әлеге утырышта агитация материалларын тарату, сайлаучылар белән очрашу өчен шәһәр һәм районнарга чыгу, арытаба сайлау штабының эшен оештыруга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Әйткәндәй, утырышта билгеләнгән бурычларны тормышка ашырып, ЛДПР­дан кандидат Ринат Зәй­нул­лин узган атнада Уфа районының Совет районы халкы белән очрашу үткәр­де. Шушында ук теләгән һәр­кемгә ЛДПРның агитация продукциясе дә таратылды.
“Гадел Русия” пар­тиясенең җитәк­чесе Сергей Миронов исә узган атнада Уфага килде һәм республика җитәкчелеге бе­лән очрашты. Аерым алганда, очрашу барышында икеяклы бәйләнеш­ләрне үстерү мәсьәләләре, республикадагы социаль-икътисади хәл тикшерелде.
Әйтергә кирәк, оп­позициядә торучы Сер­­гей Миронов узган атнада берничә кискен белдерү дә ясады. Алар, беренче чиратта, пенсия өлкәсен­дәге үзгәре­шләргә һәм экология мәсьәлә­ләренә кагылды.
“Бердәм Русия” партиясе сафларында да кызу эш кайный. Әйтик, 30 августта партиянең төбәк бү­лек­чәсе сайлау көнне эш­лә­ячәк җәмә­гать­челек күзәтү­че­ләре өчен укулар оештырды. Узган атна ахырында, шулай ук, аның “Яшь гвардиясе” Салаватта һәм Уфада зур яшьләр форумы үткәрде. Бүген исә ВДНХ күр­гәзмәләр комплексында партия­нең медиафорумы уза. 2-7 сен­тябрьдә, шулай ук, республикада “Эшлекле гамәл­ләр көн­нәре”, 9 сентябрьдә “Ачык ишекләр көне” үтәчәк. Әлеге чарала­рның барысы да төбәк халкы белән бәйлә­нешләрне, диалогны ныгыту, кеше­ләрне борчыган мәсьә­лә­ләргә якын­рак килү мак­сатында оештырыла.
Шулай да аналитиклар “Бердәм Русия” партия­сенең, төрле форумнар һәм агитация чаралары оештыруга караганда, халык яшәешендә мөһим булган проектларны тормышка ашыруга зуррак әһәмият бирү­ен һәм моның күпкә нәтиҗәлерәк булуын билгели. Хәер, партия башлангычы белән республикада соңгы чорда башкарылган мөһим эшләр дә моңа ачык мисал булып тора. Мәсә­лән, “Бер­дәм Русия” пар­тия­сенең “Эшлекле га­мәл­ләр” проекты кысаларында Тәтешле районы быел 2 миллион сум тирәсе акча алган. Әлеге вакытта районда тулы куәтенә колачлы ремонт эш­ләре бара. Аерым алганда, Илмәт авылында яңа суүткәргеч салына. Бу эш проект кысаларында 2015 елда башланган, 1460 метр торба сузылган. Быел исә ул янә 400 метрга артачак. Әйт­кәндәй, быелга планлаштырылган эшләр­нең зур өле­ше башкарылган да инде. Партиянең урындагы бүлек­чәсеннән бел­дерү­ләренчә, су торбаларын яңарту эше киләсе елларда да дәвам итәчәк.
Ярмәкәй районында исә “Бердәм Русия” пар­тиясенең “Эшлекле гамәл­ләр” проектын тормышка ашыру нәтиҗә­ендә чираттагы балалар мәй­данчыгы калкып чыкты. Ул Төзү­челәр урамында урнаштырылган. Биредә дүрт яшь катего­риясендәге балалар өчен аерым мәй­данчыклар булдырылган. Барлык эшләр төбәк бюджетына 300 мең сумга төшкән.
Объектны файдалануга тапшыру тантанасында ярмә­кәйлеләрне район хакимияте башлыгы Илшат Райманов сәлам­ләде, биредә үк балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды.
Туймазы районына килгәндә, биредә “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында авыл мәдәният йортлары яңарыш кичерә. Әйтик, Югары Троицкий авылы клубына өр-яңа тавыш корылмасы алганнар. Бу максатта республика казнасыннан 100 мең сум бүленгән. Хәзер авылда мәдәни чаралар тагын да күңеллерәк һәм колачлырак булып үтәчәк дигән ышанычта әлеге авыл кеше­ләре.
Гомумән, агымдагы ел­да сайлаучылардан алын­­ган 20 наказны үтәү өчен районда төзекләндерү һәм социаль тормышны яхшырту максатында төбәк һәм урындагы бюджетлардан 6 миллион сум юнәлтелгән. Шул рәвешле Кәл­шәле авылында суүт­кәр­геч торбалар яңага алыштырылган, Кәк­ребаш авылында балалар бакчасы терри­ториясендә беседка урнаштырылган, тагын да мәк­тәпкәчә тугыз учреж­дениедә колачлы төзек­ләндерү эш­ләре бара.
“Бердәм Русия” партия­сенең “Шәһәр мохите” проекты да матур нәтиҗә­ләр бирә. Мәсәлән, Биш­бүләк районы үзәгендә әле­ге проект кысаларында Үзәк, Юбилей, Җиңү һәм Чкалов урамнары белән чикләнгән йортлар ихатасында колачлы төзек­ләндерү эшләре башкарылачак. Территорияне рекон­струкцияләү би­ре­дә урнашкан иске корылмаларны, бәд­рәф­ләрне, башка ташландык объектларны сүтеп, алар урынына спорт һәм балалар мәйдан­чыклары, автомобиль кую урыннары, чүпҗыйгычлар, тротуарлар төзүне, баш­ка уңайлыклар булдыруны күз уңын­да тота. Бу максатта федераль һәм республика бюджетларыннан 6 миллион сум бүленгән.
Шушы көннәрдә төзек­ләндерү эшләре өчен җавап­лы җитәк­челәр катнашлыгында биредәге торак йортларда яшәү­челәрнең җыены үтте. Анда төзекләндерү барышында монда яшәү­челәрнең те­ләк-тәкъдимнәре мотлак исәпкә алыначагы, проектта каралмаган торак йорт­ларның түбә япмасын төзек­ләндерү буенча да чаралар күреләчәге сызык өстенә алынды. Балалар һәм спорт мәй­данчык­ларын урнаштыру эше исә быел башланачак.
Караидел районында исә “Шәһәр мохите” проекты кысаларында “Чыршы урманы” паркы төзек­лән­дерелә. Әлеге вакытта биредә территорияне уратып баганалар утыртылган, керү юлына ком-таш тү­шәл­­гән. Чүкеп эш­лән­гән коймалар әзер булуга карап, территория коймалап алыначак. Юлларга исә асфальт түшәләчәк. Бу эшләргә 2 миллион сум юнәлтелгән.
Гомумән, партия­нең “Шәһәр мөхите” проектына быел тугыз ихата территориясе һәм ике парк кергән. Аларны төзеклән­де­рүгә федераль һәм төбәк бюджетларыннан 5 миллион сум бүленгән.
Яңавылда да “Шәһәр мохите” проектын тормышка ашыру киң колач белән бара. Биредә проект кысаларында быел өч ихата терри­ториясен һәм шәһәр­нең Мәдә­ният һәм ял паркындагы фонтанны төзек­ләндерү күздә тотыла. Бу эшләр ил һәм төбәк казнасына 10 миллион сумга төшәчәк.
Болардан тыш, “Баш­АльянсСтрой” компаниясе төзүчеләре Җиңү урамындагы 86, 88 һәм 90нчы йортлар ихаталарын тө­зек­ләндергән. Аерым алганда, йортлар тер­рито­риясенә асфальт түшәлгән, 700 данә бордюр, 14 утыргыч һәм чүп савыты урнаштырган. Әлеге эшләргә 4 миллион сумга якын акча тотынылган.
Шушы ук оешма бүген Ходайбирдин урамы, 2 һәм Ленин урамы, 18 һәм 18 а йортлары ихаталарын тө­зек­ләндерүгә алынган. Бер үк вакытта Якутов урамы, 16нчы йорт ихатасында да колачлы төзекләндерү эш­лә­ре бара. Җәм­гысы исә быел Яңавыл төзүче­ләре алдында алты мең квадрат метрдан күбрәк йорт ихатасын төзек­лән­дерү бурычы тора.
Күренүенчә, һәр сәяси партия сайлау алды кампаниясен үзенчә, үзенә якын алымнар һәм эш рәвеше белән алып бара. Кемнәрдер сайлаучылар игътибарын урам акция­ләре, яңгы­равык лозунглар белән, күпләп агитация материаллары таратып яуларга омтылса, икен­челәр гомум җәм­гыять мәнфәга­тендәге анык эшләр, төзе­лешләр белән халык күңе­ленә юл ярырга тырыша. Әлеге алым­нарның кайсысы нә­тиҗә­лерәк булуын исә 9 сентябрьдә — Бердәм тавыш бирү көнендә үтәчәк сайлаулар йомгаклары күр­сәтәчәк.

Илдар Фазлетдинов.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
Сегодня, 14:54 :: Мәдәният һәм сәнгать
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
740 мең сум акчасын угрыларга биргән
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
740 мең сум акчасын угрыларга биргән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»