Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Рөстәм Хәмитов лидерлар сафында

Рөстәм Хәмитов лидерлар сафында
04.09.2018 / Сәясәт

Рөстәм Хәмитов лидерлар  сафында“Рейтинг” мәгълүмат коммуникацияләре үзәге агымдагы елның июль-август айларына тәкъдим иткән губернаторлар рейтингында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, дүрт позициягә күтәрелеп, 14нче урынга чыкты. Бу – Идел буе федераль округы субъектлары җитәкчеләре арасында икенче урын.

Башкортстанның нәтиҗәле социаль-икътисади үсеше һәм республика Башлыгының төбәк халкы тормышы сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән уңай башлангычлары федераль экспертларның югары бәясен алды. Алар билгеләвенчә, республика власте күпчелек субъектлар өчен проблемалы булган мәсьәләләргә зур игътибар бүлә. Алар арасында – мәгариф, халыкның торак проблемаларын хәл итү, юлларны ремонтлау һәм башка көнүзәк мәсьәләләр.
Рейтингны төзүчеләр сүзләренә караганда, төбәк юлларын ремонтлауга бүленгән акча күләме экспертларга зур йогынты ясаган. Агымдагы елда 930 чакрым юл тәртипкә китереләчәк, бу максатларга 19 миллиард сум бүленгән.
Төбәк җитәкчесе позициясен, шулай ук, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирүгә ярдәм итү турындагы мәгълүмат ныгытты. Федераль бюджеттан балалар бакчалары төзүгә 700 миллион сум юнәлтелгән. Киләсе елда трансферт 1 миллиард сумга җитәчәк. 2021 елга балалар бакчаларында 10 мең урын булдырылачак. Моннан тыш, Башкортстан бюджетыннан мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 1 миллиард сум бүленә. Шулай ук, Башкортстан Башлыгы стипендиясе күләме арту күзаллана.
Экспертлар, шулай ук, Рөстәм Хәмитовның Башкортстанның оештырылуына 100 ел тулуны билгеләүгә әзерлектә актив катнашуын, аның “Башкортстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру”, “уникаль табигый объектларга халыкара статус бирү” турында планын искә алган.
Forbes журналы фикеренчә, Рөстәм Хәмитов, шулай ук, Русия идарәче элитасының абруйлы 100 вәкиле исемлегенә керде. Әлеге рейтингта чиновниклар, бизнесменнар, топ-менеджерлар катнаша. Анда Рөстәм Хәмитов 56нчы урынны били.
Беренче “бишлеккә” Русия Президенты Владимир Путин, “Саклык банкы” идарәсе рәисе Герман Греф, “Газпром” идарәсе рәисе Алексей Миллер, “Роснефть” башлыгы Игорь Сечин һәм Русия Хөкүмәте Премьер-
министры Дмитрий Медведев керде.

Үз хәбәрчебез.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Яңа балалар тудыру йорты булачак
Вчера, 22:07 :: Сәламәтлек саклау
Яңа балалар тудыру йорты булачак
Ярдәм булачак!
Вчера, 21:20 :: Сәясәт
Ярдәм булачак!
Башкортстан -- лидерлыкта!
Вчера, 20:45 :: Җәмгыять
Башкортстан -- лидерлыкта!
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Вчера, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»