Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хөкүмәттә кызу эш кайный

Хөкүмәттә кызу эш кайный
06.09.2018 / Сәясәт

Хөкүмәттә кызу эш кайныйХөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән оператив киңәшмә үткәрде. Анда төбәктә туым динамикасы, җинаятьчелек дәрәҗәсе кимү турында мәгълүмат тыңланды, республикада ветеринария хезмәтен үстерү, байдарка һәм каноэда ишү буенча спорт базасы төзү мәсьәләләре, 2025 елга кадәр Русия төбәкләрен үстерү стратегиясе проекты тикшерелде.

Рөстәм Мәрданов сүзләренә караганда, уңай динамика сабыйлар тууны дәртләндерүгә юнәлтелгән чараларның нәтиҗәсе булырга мөмкин. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Указына ярашлы кертелгән беренче бала өчен бер тапкыр бирелүче түләүләрне алуга мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Андыйлар 1,7 мең кеше тәшкил итә. Премьер-министр белдерүенчә, узган атнада әлеге максатларга өстәмә рәвештә 690 миллион сум акча бүлү турында карар кабул ителгән.
Рөстәм Мәрданов, шулай ук, төбәктә җинаятьчелек дәрәҗәсе кимү турында әйтте.
– Агымдагы елның гыйнвар-июль айларына күрсәткечләр кимү, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2,3 процент тәшкил итә, – диде ул. – Тенденция әлегә тотрыклы түгел. Бу юнәлеш буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
Ветеринария хезмәтен үстерү мәсьәләсе буенча әлеге юнәлештә эшләүче идарә начальнигы Азат Җиһаншин чыгыш ясады.
– Агымдагы елдан Башкортстан белән чиктәш төбәкләрдә дуңгызларда Африка чумасының – 90, йогышлы дерматитның – 101, бруцеллезның – 434, кош-корт гриппының 69 очрагы ачыкланган, – диде ул. – Көн саен терлекләрдә котыру чиренең дистәләгән очрагы теркәлә.
Йогышлы авыруларны республика территориясенә кертмәс өчен ветеринарлар саклык чаралары күрә. Мәсәлән, узган елдан республикага терлекне, бал кортларын һәм кош-кортны карантинга урнаштырганнан соң гына кертергә ярый. Моннан тыш, быел авыл хуҗалыгы терлекләренә бирка яисә чип тагу эшен тәмамлау планлаштырыла.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кушуы буенча, Уфада байдарка һәм каноэда ишү буенча спорт базасы булдырылачак. Премьер-министр сүзләренә караганда, яңа база Агыйдел елгасы аша элекке күпер янында төзеләчәк. Ул югары дәрәҗә спортчылар әзерләү һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре эше өчен стандартларга тулысынча җавап бирәчәк.
Икътисади үсеш министры Сергей Новиков 2025 елга кадәр Русия төбәкләрен үстерү стратегиясе проекты турында доклад белән чыгыш ясады. Документ, Стратегик планлаштыру федераль законына ярашлы, ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча Русия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнде һәм төбәкләргә тикшерү өчен юнәлтелде.
Атап әйткәндә, төбәкара бәйләнешләрне нәтиҗәлерәк координацияләүне тәэмин итү максатында документта 14 макротөбәк күрсәтелгән. Башкортстан, Ырынбур, Пенза, Самара, Саратов һәм Ульновск өлкәләре белән беррәттән, Идел-Урал макротөбәгенә кертелгән. Һәр төбәк буенча социаль-икътисади үсеш стратегиясе һәм территориаль программасы әзерләү планлаштырыла.
Киңәшмә йомгаклары буенча Рөстәм Мәрданов республика башкарма власть органнарына төбәкнең инфраструктура картасына аны арытаба Русия Икътисади үсеш министрлыгына җибәрү өчен өстәмә тәкъдимнәр кертергә кушты.

Үз хәбәрчебез.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Яңа балалар тудыру йорты булачак
Вчера, 22:07 :: Сәламәтлек саклау
Яңа балалар тудыру йорты булачак
Ярдәм булачак!
Вчера, 21:20 :: Сәясәт
Ярдәм булачак!
Башкортстан -- лидерлыкта!
Вчера, 20:45 :: Җәмгыять
Башкортстан -- лидерлыкта!
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Вчера, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»