Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Технологияләр елдан-ел камилләшә!

Технологияләр елдан-ел камилләшә!
07.09.2018 / Сәясәт

Технологияләр  елдан-ел камилләшә!Җәмәгатьчелек матбугат үзәге эксперты фикере.

Башкортстан Респуб­ликасының V һәм VI чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларда 2013 һәм 2018 еллардагы ике кампаниядә дә катнаш сайлау системасы файдаланыла.


Башкортстан Респуб­лика­сының V чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлау 2013 елның 8 сентябрендә беренче Бердәм сайлау көнендә узды. Ул елда депутатларның гомум саны 120 кешедән 110га кадәр киметелде. Барлыгы 41 партиянең төбәк бүлеге теркәлде, шуларның 38е сайлауда катнашырга рөхсәт алды. Быел да 110 депутат сайлау каралган: яртысы – партияләр исемлегеннән, яртысы бермандатлы округлар буенча. Вәкаләтләре, шулай ук, 5 елга каралган. 22 депутат даими нигездә эшләде (быел алар – 18). Болар – парламент спикеры, аның 3 урынбасарының 2се, шулай ук профильле комитетлар рәисләре һәм аларның урынбасарлары.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай сайлауларына бермандатлы округлар буенча 334 кандидат күрсәтелеп, шуларның 290ы теркәлде. Сигез партиядән тагын 908 кеше күрсәтелеп, шуларның алты партиясеннән 736сы теркәлгән. 2013 елдагы белән чагыштырганда, быел сайлауга үз-үзен тәкъдим иткәннәр 30дан 26 кешегә калган.
Быелгы сайлаулар алдыннан Башкорт­станның Сайлаулар турында кодексына үзгәрешләр кертелде, бу федераль законнарга яраклы булсын өчен эшләнде. Мәсәлән, тавыш бирү көнендә яшәү урыннарыннан ерак булган кешеләр өчен махсус чаралар каралган. Сайлаучыларга уңайлы булсын өчен башка үзгәрешләр дә кертелде.
Сайлауларның техник яктан тәэмин ителешен алсак, 2013 елдагыга караганда, быел техника күпкә аерыла һәм барлык таләпләргә дә туры килә. Веб-камералар да җитәрлек урнаштырылган. Үзәк сайлау комиссиясе бу мәсьәләгә бик җаваплы карый.
Үткән сайлаулар белән чагыштырганда, агитация ысуллары алга киткән. Көндәшлек арткан. Бигрәк тә бу бермандатлы округларда көчле.
Ә менә аларның агитация ысуллары нәтиҗәле булганмы-юкмы икәнлеген 9 сентябрьдә тавыш бирү нәтиҗәләре күрсәтәчәк.

Светлана Парфенова,
политолог, юридик фәннәр кандидаты,
БДУ доценты.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Сегодня, 13:03 :: Сәламәтлек саклау
Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Язын нинди сут эчәргә?
Сегодня, 12:29 :: Сәламәтлек саклау
Язын нинди сут эчәргә?
“Нур”да - янә премьера!
Сегодня, 12:12 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да - янә премьера!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

22 (25326) от 22 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»