Яңа Корылтай нинди булыр?
07.09.2018 / Сәясәт

Актив Башкортстан
Безнең республика сайлауларда традицион рәвештә югары активлык күрсәтә. Әйтик, 2013 елда бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлауларына участокларга тавыш бирергә хокуклы гражданнарның 48 проценты килгән иде. Быел мартта ил Президентын сайлауда республика халкының 75 проценты тавыш бирде. Бу ил буенча уртача күрсәткечтән 8 процентка артык һәм башка бик күп төбәкләр күрсәткеченнән күпкә югарырак.
Алдагы сайлауларга килгәндә исә, аларга республика халкы шулай ук зур игътибар бирә. Әйтик, Евгений Шевченко белдерүенчә, республика гражданнарыннан Русиянең Үзәк сайлау комиссиясенә теге яки бу тәртипне, аерым алганда, “Мобиль сайлаучы” буенча ничек тавыш бирүне, аңлату үтенече белән байтак мөрәҗәгать алынган. Бу технология яшәгән урын буенча түгел, ә кеше әле булган урында тавыш бирергә мөмкинлек бирә.
Барысы да әзер
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, бердәм сайлау округы буенча тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәре, сайлау хокукы булган гражданнар санына ярашлы, 3059787 данәдә бастырылган. Шуларның 1483200 данәсе — сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын кулланып тавыш бирү өчен. 19618 кеше бу сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирәчәк.
Тавыш бирү көнендә 3426 сайлау участогы эшләячәк. Шуларның 3391е — стационар, 35 участок — сайлаучыларның вакытлыча яшәгән урыннарында. Барлык сайлау участоклары да сайлаучыларның бөтен категориясе дә үтеп керерлек итеп түшәмәләр, пандуслар, култыксалар белән җиһазландырылган, шул исәптән вакытлыча куелганнары да бар.
Сайлау бюллетене нинди булырга тиеш?
Жирәбәгә ярашлы, партияләрнең эмблемалары һәм атамалары тавыш бирү бланкында түбәндәге тәртиптә урнаштырылды:
1. “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.
2. “Гадел Русия” сәяси партиясенең Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе.
3. “Русия патриотлары” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.
4. “Яшелләр” Русия экология партиясе” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.
5. ЛДПР — ”Русиянең либераль-демократик партиясе” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.
6. “Русия Федерациясе коммунистлар партиясе” сәяси партиясенең Башкортстан бүлекчәсе.
Территориаль комиссияләр заявкалары буенча бюллетеньнәр өч телдә: урыс, урыс-башкорт, урыс-татар телләрендә әзерләнде.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга 110 депутат сайланачак.
Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.
Новости русской версии сайта

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (741)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»