Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Социаль-икътисади бурычлар да – фән эше!

Социаль-икътисади бурычлар да – фән эше!
07.09.2018 / Сәясәт

Социаль-икътисади бурычлар да – фән эше!Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Фәнни-техник программалар дирекциясенең генеральный директоры урынбасары, Русияне Фәнни-технологик үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру буенча проект офисы җитәкчесе, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Таһир Аушев белән очрашты.

– Сезнең Русияне фәнни-технологик үстерү старатегиясе буенча эшләвегезне һәм аның проект офисына җитәкчелек итүегезне беләм. Ныклы үзара бәйләнеш урнаштырасыбыз, берлектәге эшне җентекле тикшерәсебез, яңа нәтиҗәләргә ирешәсебез килә, – диде Рөстәм Хәмитов.
Таһир Аушев Башкортстанны “бай технологик сәнәгатьле һәм фәнни куәткә ия” төбәк дип атады.
– Миңа биредәге фәнни эш торышы, фән белән сәнәгатьнең үзара бәйләнеше кызыклы. Фән социаль-икътисади бурыч өстендә эшләргә тиеш. Минем карашка, бүген бу – иң мөһим бурыч, – диде галим.
Таһир Аушев Башкортстан Башлыгына шушы көннәрдә үткән семинар-киңәшмәдә тикшерелгән мәсьәләләр турында сөйләде. Анда Хөкүмәт, республиканың Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге, Башкортстан Фәннәр академиясе, төбәк вузлары вәкилләре катнашкан. Атап әйткәндә, сүз илдә дөнья дәрәҗәсендәге милли фәнни үзәкләр оештыру алымнарын яңадан карау мөмкинлеге турында барган. Мәгълүм булуынча, бу бурычны Русия Президенты Владимир Путин куйган иде. “Фән” дәүләт проекты чикләрендә мондый үзәкләр ачу каралган.
— Дөнья дәрәҗәсендәге мондый үзәкләр булдыру ике өлештән торачак. Беренчесе — федераль ярдәм, аның күләме әлегә билгеләнмәгән. Икенчесе — билгеле бер статус һәм махсус эшләү шартлары, — диде Таһир Аушев.
Аның сүзләренә караганда, мондый төрдәге 15 үзәк кенә федераль ярдәм алачак. Әмма алар исәбенә кермәгән, ләкин финанслауны үз өстенә алырга әзер булган төбәкләр дә дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк статусына дәгъва итә ала.
– Мондый очракта Президентның әлеге башлангычы көчәя генә, чөнки төбәкләр үзләренә нинди үзәк кирәклеген яхшырак белә. Әгәр алар аны финансларга әзер булса, үзәкләргә югары статус бирү төбәкне үстерүдә зур ярдәм булыр иде, — диде галим.
Башкортстан Башлыгы бу идеяне хуплады.
— Әлеге 15 төбәк исәбенә эләгү барлык яклап караганда да авыр булачагын аңлыйм, — диде Рөстәм Хәмитов. — Әлбәттә, без әлеге 15 төбәк исәбенә керергә тырышачакбыз. Әгәр дә килеп чыкмаса, фәнгә булышлык итүне дәвам итәчәкбез һәм тиешле акча бүләчәкбез.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бүләккә- чәчәк гафу ителәчәк
Сегодня, 20:10 :: Көнүзәк
Бүләккә- чәчәк гафу ителәчәк
Азат Абитов:
Сегодня, 19:22 :: Мәдәният һәм сәнгать
Азат Абитов: "Йөрәгем әлегә бикле"
Камелия - дөнья чемпионы!
Сегодня, 15:02 :: Спорт
Камелия - дөнья чемпионы!
Яңа елда – яңа түләүләр!
Сегодня, 14:31 :: Яңалыклар
Яңа елда – яңа түләүләр!
Бүген — Кеше хокукларын яклау көне
Сегодня, 13:49 :: Җәмгыять
Бүген — Кеше хокукларын яклау көне








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»