Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Иран белән хезмәттәшлек киңәя

Иран белән хезмәттәшлек киңәя
07.09.2018 / Сәясәт

Иран белән хезмәттәшлек  киңәяБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Иран Ислам Республикасының Мәдәният һәм Ислам бәйләнешләре оешмасы җитәкчесе Әбүзәр Эбраһим Төркәмән белән очрашты. Яклар Башкортстан белән Иран арасында мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендә бәйләнешләрне киңәйтү мәсьәләләрен тикшерде.

Башкортстан Башлыгы былтыр Уфада Русия-Иран социаль-мәдәни форумы үтүе, быел республикада һәм Мәскәүдә Русиядә Иран мәдәнияте атналыгы узуы турында белдерде. Республика җитәкчесе, Башкортстанда Русия-Иран форумнарын үткәрү яхшы традициягә әверелер, дигән ышаныч белдерде, Иран вәкилләрен бездә үтәчәк халыкара чараларга һәм 2020 елда узачак Бөтендөнья Фольклориадасына чакырды.
— Без Башкортстан белән Иранның мәдәният һәм сәнгать оешмалары арасында хезмәттәшлекне дәвам иттерергә планлаштырабыз. Русия һәм Иран төбәкләре арасында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек ныгый. Тиздән без Иранның үзәк провинциясе белән килешүгә кул куячакбыз. Бу килешү икеяклы хезмәттәшлекне үстерүгә булышлык итәчәк, — диде Рөстәм Зәки улы.
— Мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек Башкортстан белән Иранның икесе өчен дә отышлы. Башкортстан белән безнең мәдәниятләребез, гореф-гадәтләребез, традицияләребез охшаш, — диде Әбүзәр Эбраһим Төркәмән. — Без әдәбият, сәнгать һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерә алабыз. Нәкъ менә шуның өчен сезнең адреска Башкортстан белән Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум юлланды. Без сездән һәм федераль органнардан җавап көтәбез. Документ әзер булгач, аңа кул куелачак.
Әбүзәр Эбраһим Төркәмән билгеләп үтүенчә, килешүдә берлектәге фестивальләр, кинофестивальләр, Башкортстан һәм Иран мәдәнияте көннәре үткәрү күзаллана.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
Сегодня, 14:54 :: Мәдәният һәм сәнгать
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
740 мең сум акчасын угрыларга биргән
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
740 мең сум акчасын угрыларга биргән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»