Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Рөстәм Хәмитов республика халкына рәхмәт белдерде

Рөстәм Хәмитов республика халкына рәхмәт белдерде
11.09.2018 / Сәясәт

Рөстәм Хәмитов республика халкына рәхмәт белдердеРеспублика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов брифинг үткәрде, анда ул алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлау йомгаклары турында сөйләде, халыкка мөһим сәяси кампаниядә актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

-- Республика халкына сайлауда актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Өч миллион сайлаучының миллион ярымы диярлек участокларга килде, үз тавышын бирде. Бу – яхшы күрсәткеч. Илнең кайбер төбәкләрендә сайлаучыларның килүе 20-30 проценттан чак кына артты бит, ә бездә 50 процентка якын, -- диде Рөстәм Хәмитов. – Бу, һичшиксез, сайлауларга җитди караучы сайлаучыларыбызның, гражданнарыбызның казанышы. Бу очракта Башкортстан өчен кызарырга туры килми.

Республика җитәкчесе, тавыш бирүчеләрнең 60 процентка якыны “Бердәм Русия”не сайлады, дип белдерде. Моннан тыш, партия
бермандатлы 55 сайлау округында тавыш бирү йомгаклары буенча 46-47 мандат ала.

-- “Бердәм Русия”дән бермандатлылар да әйбәт эшләде: халыкны өндәде, кешеләр белән аралашты, тормышның нинди икәнен кабинеттан гына күзәтмәде, ә аның эчендә кайнады, -- диде Рөстәм Зәки улы. – Власть партиясе Башкортстан парламентында күпчелекне саклап кала.

Якынча мәгълүматлар буенча, 79 депутат – “Бердәм Русия”, 15е - “КПРФ”, 7се – ЛДПР, 5е “Гадел Русия” исеменнән эш алып барачак.
-- Мин бәләкәй партияләр өчен дә борчылдым. “Русия патриотлары", “Яшелләр”нең дә 5 процент чиген үтүен теләдем. Әмма алар бу чикне үтә алмады. Шуңа карамастан, алар парламентта булачак, -- диде Рөстәм Хәмитов. – Бу Башкортстанның үз сайлау системасында әле үк сайлау алды көрәшен һәм сайлауларны заманча алып бару ысулына йөз тотуын тагын бер тапкыр билгели. Без сайлауларда катнашу гына түгел, анда җиңү кебек мөмкинлекләр төрлелеге булган заманча территория статусына җавап бирәбез. Әйткәндәй, республика җитәкчесе буларак, минем өчен бу да бик мөһим һәм яхшы нәтиҗә.



Фото: (Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан).



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
Сегодня, 14:54 :: Мәдәният һәм сәнгать
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
740 мең сум акчасын угрыларга биргән
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
740 мең сум акчасын угрыларга биргән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»