Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яңа составтагы парламентның беренче утырышы кайчан үтәчәк?

Яңа составтагы парламентның беренче утырышы кайчан үтәчәк?
12.09.2018 / Сәясәт

Яңа составтагы парламентның беренче утырышы кайчан үтәчәк?Алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайланды. Башкортстан Конституциясенә ярашлы, сайлаудан соң 30 көн үткәч, парламентның яңа составы беренче пленар утырышка җыелырга тиеш. Ләкин республика Башлыгы утырышны алданрак та үткәрергә хокуклы. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев беренче утырышка әзерлек турында сөйләде.

-- Беренче утырышка әзерлек һәм аны үткәрү тәртибе “Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай турында” Законда, Дәүләт җыелышы Регламентында һәм башка норматив документларда язылган, -- диде Константин Борисович. – Яңа чакырылыш парламентны формалаштыруның беренче этабында сайлауларга йомгак ясала һәм партияләр эчендә соңгы исемлек төзелә. Икенче этапта сәяси партияләр лидерлары очрашулар үткәрелә һәм парлемент фракцияләре оештырыла. Аннары фракцияләр үз утырышларын үткәрә, анда Дәүләт җыелышында җитәкче вазыйфаларга кандидатлар буенча тәкъдимнәр әзерләнә.

Константин Толкачев сүзләренә караганда, 110 депутат, тулы составта киңәшмәгә җыелып, беренче пленар утырышны үткәрү буенча оештыру комитеты төзи. Оештыру комитеты составына 11 кеше, шул исәптән бер рәис, керә. Бу комитетка, депутат мандатлары санына ярашлы, һәр партиядән кеше керә.
-- Оештыру комитеты утырышларын берничә көн дәвамында үткәрә. Ул депутатлар һәм фракцияләрнең комитет һәм комиссияләрдә катнашуы турында гаризаларны җыя һәм анализлый, Дәүләт җыелышының җитәкче вазыйфалары структурасы, даими комитетлар саны, аларның атамалары, аларның персональ составы турында тәкъдимнәр кертә, -- ди Константин Толкачев. – Шулай ук, оештыру комитеты әгзалары беренче пленар утырышның көн тәртибен билгели.
Тәҗрибәдән чыгып, шуны әйтә алам: гадәттә, республика Башлыгы указына ярашлы рәвештә, беренче утырыш сайлаудан соң 30 көн үткәнче уздырыла. парламент Рәисе сайланганчы беренче утырышны иң өлкән яшьтәге депутат ача һәм алып бара. Утырыш барышында Корылтай Рәисе һәм аның урынбасарлары сайлана. Парламент Рәисе кандидатурасын - оештыру комитеты, ә урынбасарларына кандидатларны фракцияләр белән килешеп сайланган Рәис тәкъдим итә. Барлык фракцияләр вәкилләре теге яки бу җитәкче вазыйфаларга (вице-спикерлар, даими комитет рәисләре һәм урынбасарлары) тәгаенләнергә тиеш. Беренче утырышта парламентның даими комитетлары оештырыла, әлеге вакытта алар сигез.



Фото: ("Башинформ" сайтыннан).



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»