Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Беренче утырыш кайчан үтәчәк?

Беренче утырыш кайчан үтәчәк?
14.09.2018 / Сәясәт

Беренче утырыш  кайчан үтәчәк?Алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайланды. Башкортстан Конституциясенә ярашлы, сайлаудан соң 30 көн үткәч, парламентның яңа составы беренче пленар утырышка җыелырга тиеш. Ләкин республика Башлыгы утырышны алданрак та үткәрергә хокуклы. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев беренче утырышка әзерлек турында сөйләде.

— Беренче утырышка әзерлек һәм аны үткәрү тәртибе “Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай турында” Законда, Дәүләт җыелышы Регламентында һәм башка норматив документларда язылган, — диде Константин Борисович. — Яңа чакырылыш парламентны формалаштыруның беренче этабында сайлауларга йомгак ясала һәм партияләр эчендә соңгы исемлек төзелә. Икенче этапта сәяси партияләр лидерлары белән очрашулар үткәрелә һәм парламент фракцияләре оештырыла. Аннары фракцияләр үз утырышларын үткәрә, анда Дәүләт җыелышында җитәкче вазыйфаларга кандидатлар буенча тәкъдимнәр әзерләнә.
Константин Толкачев сүзләренә караганда, 110 депутат, тулы составта киңәшмәгә җыелып, беренче пленар утырышны үткәрү буенча оештыру комитеты төзи. Оештыру комитеты составына 11 кеше, шул исәптән бер рәис, керә. Бу комитетка, депутат мандатлары санына ярашлы, һәр партиядән кеше керә.
— Оештыру комитеты утырышларын берничә көн дәвамында үткәрә. Ул депутатлар һәм фракцияләрнең комитет һәм комиссияләрдә катнашуы турында гаризаларны җыя һәм анализлый, Дәүләт җыелышының җитәкче вазыйфалары структурасы, даими комитетлар саны, аларның атамалары, персональ составы турында тәкъдимнәр кертә, — ди Константин Толкачев. — Шулай ук, оештыру комитеты әгъзалары беренче пленар утырышның көн тәртибен билгели.
Тәҗрибәдән чыгып, шуны әйтә алам: гадәттә, республика Башлыгы указына ярашлы рәвештә, беренче утырыш сайлаудан соң 30 көн үткәнче уздырыла. Парламент Рәисе сайланганчы беренче утырышны иң өлкән яшьтәге депутат ача һәм алып бара. Утырыш барышында Корылтай Рәисе һәм аның урынбасарлары сайлана. Парламент Рәисе кандидатурасын — оештыру комитеты, ә урынбасарларына кандидатларны фракцияләр белән килешеп сайланган Рәис тәкъдим итә. Барлык фракцияләр вәкилләре теге яки бу җитәкче вазыйфаларга (вице-спикерлар, даими комитет рәисләре һәм урынбасарлары) тәгаенләнергә тиеш. Беренче утырышта парламентның даими комитетлары оештырыла, әлеге вакытта алар сигез.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




ФАП бар, шарт юк...
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
ФАП бар, шарт юк...
Чыршы бәйрәме чакыра!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Чыршы бәйрәме чакыра!
Өлешчегә төшкән “көмеш”...
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Өлешчегә төшкән “көмеш”...
Уфа Казан тәҗрибәсен өйрәнә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Уфа Казан тәҗрибәсен өйрәнә
Кызыл розалар
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Кызыл розалар
Әкияткә ышаныйк!
Сегодня, 00:00 :: Календарьда бу көн
Әкияткә ышаныйк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»