Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Төп максат — хезмәт кешесен яклау

Төп максат — хезмәт кешесен яклау
14.09.2018 / Сәясәт

Төп максат —  хезмәт кешесен яклауРеспубликада социаль партнер­лыкның 25 еллыгына багышланган тантаналы утырыш үзды. Анда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Русиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Нина Кузьмина, башка рәсми вәкил-ләр, ветераннар һәм социаль хезмәткәрләр катнашты.

Рөстәм Зәки улы җыелучыларны шушы мөһим дата белән котлап, чирек гасыр дәвамында өчьяклы комиссиянең хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә никадәр мөһим, ныклы уйланылган карарлар кабул итүен ассызыклады.
— Базар икътисады — катгый система, анда кеше максатка ирешүнең бер чарасы итеп карала. Ләкин безнең өчен кешелеклелек, гуманизм төшенчәләре, хезмәт кешесен кадерләү буш сүзләр түгел. Өчьяклы комиссия нәкъ шушыларны күздә тота. Республикада 790 мең хезмәткәрне колачлаган 7 мең коллектив килешү төзелгән. Бу документ — аларның иртәгәсе ышанычлы булуының бер дәлиле, — диде республика Башлыгы.
Башкортстанда соңгы елларда эшсезләр саны сизелерлек кимегән. Эшләүче хатын-кызларның хәле яхшырган. Моннан ун ел элек республиканың мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән инвалидлар дәрәҗәсе 25 процент булса, бүген — 60 процент. Шушы вакыт эчендә минималь хезмәт хакы өч тапкыр арткан. Хезмәт хаклары буенча 1,5 миллиард сум бурыч түләтелгән. 2012 елгы “май указлары” һәр пункт буенча үтәлеп килә.
— Без башкача эшли башладык. Киләчәктә эш барышында пенсия һәм пенсия алды яшендәгеләргә ярдәм итүне аерым игътибар үзәгенә алу зарур. Гомумән, безнең төп максат — хезмәт кешесен яклау, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, — дип билгеләде Рөстәм Хәмитов.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Хыяллар чынга аша!
Вчера, 19:24 :: Җәмгыять
Хыяллар чынга аша!
Хезмәт хаклары арткан
Вчера, 16:41 :: Көнүзәк
Хезмәт хаклары арткан
Карлар ява тын гына...
Вчера, 16:30 :: Көнүзәк
Карлар ява тын гына...




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»