Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гадел. Үтәкүренмәле. Законлы

Гадел. Үтәкүренмәле. Законлы
18.09.2018 / Сәясәт

Гадел. Үтәкүренмәле.  ЗаконлыШундый шартларда сайланган яңа чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларыннан халык нәтиҗәле эшчәнлек көтә.

Узган атнада рәсми матбугатта Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлауның гомум нәтиҗәлә­рен билгеләү турындагы карары дөнья күрде. Шулай итеп, 9 сентябрьдә үткән тавыш бирү нәтиҗәләренә ярашлы, алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайда Бердәм сайлау округы буенча 35 депутат урынын “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре, 3 мандатны — “Гадел Русия” партиясеннән, 6 мандатны ЛДПР, 11 мандатны КПРФтан кандидатлар биләячәк. 55 депутат исә Бермандатлы сайлау округлары буенча сайланды.


Әйтергә кирәк, зур аерма булмаса да, сәяси көчләр ягыннан республика парламенты элекке составтагыдан беркадәр үзгәреш­ләр кичерде. Аерым алганда, бишенче чакырылыш Дәүләт җые­лышы-Корылтайда “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатлар 94 мандатны биләсә, яңа составта әйдәүче партиядән 79 депутат эшлиячәк. Аның каравы, оппозиция блогында торучы башка партияләр исә позицияләрен берникадәр ныгытты. Әмма бу һич кенә дә яңа состав парламентта әйдәүче партиянең роле кимиячәк дигәнне аңлатмый, “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре элеккечә, Дәүләт җыелышы-Корылтайда төп көч булып калачак. Ә инде ил күләмендә “Бердәм Русия” партиясенең соңгы сайлаулар нәтиҗәләре буенча үз позицияләрен берникадәр югалтуын күпчелек экспертлар һәм аналитиклар әлеге сайлау кампа-ниясенең катлаулы сәяси шартларда үтүе белән бәйли. Эш шунда: нәкъ сайлау алды кампаниясе кызган чорда илдә колачлы социаль реформалар җәелдерелде. Аның ахыргы максаты өлкән буын вәкилләренең, гомум ил халкының социаль яшәешен сизелерлек яхшыртуны күз уңында тотса да, оппозиция вәкилләре исә, киңкат­лам гражданнар яңалык-үзгәреш-ләрнең чын асылына төшенеп өл­гергәнче, аларны үз файдасына “борып”, шуңардан үзләренә “сәяси дивиденд” алып калырга ашыкты. Һәм Русия буенча 9 сентябрьдә үткән тавыш бирү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, алар моңа чыннан да берникадәр иреште дияргә дә мөмкин. Һәрхәлдә, сайлаулар үткән барлык төбәкләрдә дә диярлек хәзер оппозиция партияләреннән вәкилләр урындагы парламентларда киңрәк урын алачак.
Шул ук вакытта, Башкортстан мисалында Дәүләт җыелышы-Корылтай “Бердәм Русия” партиясен-нән депутатлар иң күп мандатларны биләүче төбәк парламент-ларының берсе булып кала. Мәгълүм булуынча, 9 сентябрьдә үткән сайлауларда “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатлар өчен республика электоратының 60 процентка якыны тавыш бирде. Мондый югары күрсәткеч Русиянең тагын берничә төбәгендә генә күзәтелә. Үз чиратында югарыда телгә алынган экспертлар һәм аналитиклар Башкортстанда “Бер­дәм Русия”нең абруе шулай югары булуын, беренче чиратта, соңгы елларда партия тарафыннан җәел-дерелгән һәм, иң мөһиме, республикада нәтиҗәле тормышка ашырылучы колачлы проектлар белән бәйли. “Эшлекле гамәлләр”, “Урындагы мәдәният йорты”, “Балалар спорты”, “Ныклы гаилә”, “Чишмәләр һәм коелар”, “Чиста су” — болар “Бердәм Русия” партиясе башлангычы белән һәр төбәктә, районда, авылда тормышка ашырылучы өстенлекле проектларның берни­чәсе генә. Әйтик, “Эшлекле гамәл­ләр” проекты кысаларында быел республикада 914 объектта 204 миллион сумлык эш башкарылачак. “Шәһәр мохите” проектына бүлен­гән 1 миллиард 66 миллион сум исәбенә 415 ихата, 123 җәмәгать территориясе төзекләндереләчәк. “Урындагы мәдәният йорты” проекты исә 81 миллион сумлык бюджет белән быел 15 мәдәният йортын, кече шәһәрләрдәге 5 театрны, 3 балалар һәм яшьләр театрларын колачлаячак. “Балалар спорты” проекты кысаларында исә 48 объектта 35 миллион сумлык эш башкарылачак.
Гомумән, бүген республикада “Бердәм Русия” партиясенең 14 федераль һәм 18 төбәк проекты тормышка ашырыла һәм аларның күркәм нәтиҗәләре һәркемнең күз алдында. Шунлыктан сайлауларда республикадагы күпчелек электо-ратның нәкъ әлеге партиядән күр­сәтелгән кандидатлар өчен тавыш бирүе табигый.
Янә килеп, экспертлар һәм аналитиклар алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга сай­лауларның һәр яктан үтәкүрен­мә­ле, ачык, гадел шартларда һәм һәр җәһәттән законлы нигездә үтүен ассызыклады. Хәер, моны шик астына алырлык та түгел. Әйтик, алтынчы чакырылыш Дәү-ләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауда беренче тапкыр 811 участокта (!) “КОИБ” (сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы) кулланылды. Сайлау кампа­ниясендә мондый заманча җиһаз-ларны файдалану буенча, шул рәвешле, Мәскәү өлкәсе һәм шәһә-реннән кала, Башкортстан Русия төбәкләре арасында өченче урынга чыкты. Ягъни әлеге участокларда тавышларны исәпләгәндә кеше факторына, хаталарга юл кую ихтималлыгы тулысынча юкка чыгарылды. Хәер, Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге, күзәтүчеләр һәм экспертлар башка участокларда да сайлауларның гадел, тулысынча закон кысаларында үтүен билгеләде. Әйтик, сайлау йомгаклары буенча узган атнада Башкортстан Үзәк сайлау комиссия-сендә үткән утырышта рәис урынбасары Марат Гадилов белде­рүенчә, тавыш бирү көнендә Үзәк сайлау комиссиясенә җәмгысы 71 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шуның 11е — Русия Үзәк сайлау комис-сиясеннән.
— Без үткәргән тикшерүләр беркайда да сайлауларга бәйле законнар бозылу очрагын ачыкламады, — диде атап әйткәндә Марат Гадилов.
Русия политологы Дмитрий Орлов та Башкортстанда сайлау­ларның гадел, законлы нигездә үтүен сызык өстенә алды.
— Башкортстанда сайлау­ларның законлы үтүен шик астына куярлык бернинди дә нигез юк. Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар, һичшиксез, законлы дип табылачак, — диде ул.
Алты сәяси партиядән вәкил­ләрне һәм бер үз-үзен күрсәтүчене берләштергән алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай эшчәнлеге нәтиҗәле булачагына да экспертлар зур өметләр баглый.
— Яңа парламент эшчәнлегендә сәяси кампаниядә катнашкан алты партиянең программалары чагылыш табачак. “Бәләкәй партияләр” вәкилләре һәм Дәүләт җыелы­шында элек эшләгән депутатлар саны арту республика парламенты эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә, һич-шиксез, уңай йогынты ясаячак. Корылтайга үткән алты сәяси пар­тиянең дүртесенең сайлау алды программасында федераль генә түгел, төбәк компоненты да чагылыш тапкан. Димәк, яңа парламентта төбәк мәнфәгатьләрендә тагын да колачлырак эш җәел­дереләчәк, — дигән фикердә политолог, Башкортстан Иҗтимагый палатасы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Казанцев.
Йомгаклап, экспертлар юраганнар юш килсен, дияргә генә кала. Һәм монысы безнең позиция генә түгел, киңкатлам халык фикере дә. Алар үзләре сайлаган депутатлардан нәтиҗәле эш көтә!

Илдар Фазлетдинов.

Сергей Семенов,
философия фәннәре кандидаты:

— Яңа парламент эшчәнлегендә алты партия вәкилләре һәм үз-үзен күрсәтүче катнашуын уңай яктан бәялим. Димәк, төбәк парламенты эшчәнлеге тагын да җанлырак, кызыклырак, файдалырак һәм нәтиҗәлерәк булачак. Тикшерелүче мәсьәләләргә төрле яклап, төрле караштан килү дөрес карарлар кабул итүгә булышлык итәчәк. Ахыр чиктә хакыйкать бәхәстә, ачыктан-ачык фикер алышуда тууын онытмыйк!





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 11:00 :: Социаль өлкә
Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 10:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Киномакс"ка - 5 яшь!
Такчурада зур куаныч!
Сегодня, 09:43 :: Сәламәтлек саклау
Такчурада зур куаныч!
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сабыйлар мәнфәгатендә
Сегодня, 09:39 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйлар мәнфәгатендә








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»