Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дума мөһим закон проектын тикшерәчәк

Дума мөһим закон проектын тикшерәчәк
20.09.2018 / Сәясәт

Дума мөһим закон  проектын тикшерәчәкДәүләт думасы бүген үтәчәк пленар утырышта “Русия Федерациясе Салым кодексының 9 статья­сындагы беренче һәм икенче өлешләренә һәм Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын карарга ниятли. Ул Русия парламентының түбәнге палатасына Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан әзерләп тапшырылган.

– Узган ел ахырында кабул ителгән Салым кодексына үзгәрешләр кертү буенча федераль закон юл төзү өлкәсендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда кайбер кыенлыклар тудыра, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Безнең республикада Уфадан федераль дәрәҗәдәге М-5 “Урал” трассасына көнчыгыштан чыгу юлы төзелеше буенча яңа проект шуңа дәлил булып тора.
Әлеге проект буенча концессион килешү 2017 елның 1 июнендә төзелгән. 2018-21 еллар дәвамында төзелешне финанслауның гомум күләме 34 миллиард сум тәшкил итәчәк. Проектның финанс моделе бюджет инвестицияләре рәвешендә концессионерга республика бюджетыннан 24,5 миллиард сумлык капиталь грант түләүне күздә тота. Узган ел ахырында товарларга, эшләргә, хезмәтләргә, субсидияләр яки бюджет инвестицияләре исәбенә үзгәрешләр кертелгәннән соң, түләнмәгән НДСны исәпләү буенча турыдан-туры тыю кертелде. Концессионерларга НДСны кайтару мөмкинлеге булмау сәбәпле, проектны гамәлгә ашыру чыгымнарын финанслауга 3,75 миллиард сум күләмендә акча дефициты барлыкка килде.
– Нәтиҗәдә, концессион килешү буенча республика бюджетыннан түләү 3,75 миллиард сумга артачак, – дип аңлатты Константин Толкачев. – Башкортстан инвестиция проектларын тормышка ашыру белән мондый хәлгә тарыган бердәнбер төбәк түгел. Безнең закон проектын 55 төбәк парламенты һәм хөкүмәте, Русия Хөкүмәте, Дәүләт думасының Бюджет һәм салымнар буенча комитеты хуплады.

Энҗе Ибраһимова.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Сегодня, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Сегодня, 15:32 :: Мәгариф
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Оятсызлык түгелме бу?
Сегодня, 15:18 :: Мәдәният һәм сәнгать
Оятсызлык түгелме бу?
Ит турында аның штрих-коды
Сегодня, 14:55 :: Авыл хуҗалыгы
Ит турында аның штрих-коды "сөйләячәк"
“Нур”да Театр елы ачылды
Сегодня, 14:50 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да Театр елы ачылды








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»