Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Республика көненә әзерлек ничек бара?

Республика көненә әзерлек ничек бара?
21.09.2018 / Сәясәт

Республика көненә әзерлек ничек бара?21 сентябрьдә Республика көненә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Аны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды. Утырышта Республика көненә багышланган чаралар планы расланды, аларны әзерләү буенча фикер алышу булды.

- Бәйрәмгә республика халкын мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Безнең бурыч – кешеләрдә яхшы кәеф булдыру, бәйрәм чараларын барлык торак пунктларда үткәрү. Республикада яшәүче һәркем бу бәйрәмне тоярга тиеш, - диде Константин Толкачев.

Республика көнендә башкалабыз Уфада, шәһәр һәм районнарда тантаналы, мәдәни, спорт чаралары, ат ярышлары оештырылачак, ярминкәләр эшләячәк, урамнар, мәйданнар һәм биналар бизәләчәк. Республика музейларында 11 октябрьдә ачык ишекләр көне булачак. Мәктәпләрдә бәйрәм алды көннәрендә махсус сыйныф сәгатьләре үтәчәк.

Моннан тыш, төрле тармакларда уңыш казанучыларга, фән һәм техника өлкәсендә республика яшьләр премияләре, шулай ук Шаһит Ходайбирдин исемендәге республика премиясе тапшырылачак. Милли һәм халык спорт төрләре фестивале, “Мостай укулары” фәнни-гамәли конференциясе, Башкортстанның һәм Русиянең дәүләт символикасын белүче укучылар арасында конкурс, мөмкинлекләре чикле балалар өчен туристик-туган якны өйрәнү фестивале, экология һәм мәгариф өлкәсендә акцияләр оештырылачак.

Республика көнендә яңа туган сабыйларны тантаналы теркәү, озак яшәүче парларны бүләкләү, 14 яше тулган гражданнарга паспорт тапшыру кебек чаралар булачак.

Республика көненә багышланган тантаналы чара 10 октябрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтәчәк.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН. 




Фото: Фәнүз Хәбибуллин фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Дулый буран...
Вчера, 18:13 :: Җәмгыять
Дулый буран...
Заһир Вәлитов вафат
Вчера, 18:01 :: Җәмгыять
Заһир Вәлитов вафат
Зифа Кадыйровадан - яңа китап
Вчера, 13:51 :: Мәдәният һәм сәнгать
Зифа Кадыйровадан - яңа китап
Бердәм булыйк!
Вчера, 13:40 :: Җәмгыять
Бердәм булыйк!
Алкышлар янә яңгыраячак
Вчера, 11:12 :: Җәмгыять
Алкышлар янә яңгыраячак




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»