Вьетнам белән хезмәттәшлек ныгый
25.09.2018 / Сәясәт

Яклар сәнәгать, сәүдә-икътисад, фән һәм мәдәният тармакларында хезмәттәшлек мөмкинлекләрен тикшерде.
– Бүген без инвестицияләр, фән һәм мәгариф тармакларында тыгыз элемтәдә торабыз. Күп еллар инде Вьетнам студентлары Башкортстан вузларында белем ала. Укытучылар һәрвакыт аларның тырышлыгын, яхшы укуын билгеләп үтә, – диде Рөстәм Хәмитов.
Ул шулай ук Уфа дәүләт нефть техник университетының бу юнәлештә төп мәйданчык булуын ассызыклады ул. Биредә Башкортстан-Вьетнам дуслыгы җәмгыяте оештырылган.
Киләсе ел Русиядә – Вьетнам, Вьетнамда – Русиядә елы булачак. Шушы уңайдан республика Башлыгы Вьетнамда, Бариа-Вунгтау провинциясендә Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле гастрольләрен оештыруны тәкъдим итте. Вьетнам белгечләрен бездә үтәчәк халыкара форумнарда, башка чараларда катнашырга чакырды.
Төбәк башлыгы әйтүенчә, әлегә Вьетнам белән тышкы сәүдә әйләнеше бик тыйнак – узган елда 10 миллион доллар тәшкил иткән. Безнең экспорт – 95 процент. Рөстәм Хәмитов республиканы Русиянең нефть-химия сәнәгате үзәге буларак тәкъдим итте.
Вьетнам кунаклары, үз чиратында, барлык тармакларда да хезмәттәшлекне дәвам итү теләген белдерде. Уфада Вьетнам диаспорасы 1,5 мең кешедән гыйбарәт. Бариа-Вунгтауда русиялеләр 3 мең кешедән артып китә. Моның ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлек булуы ассызыкланды. Вьетнам ягын аеруча туризм, мәдәният, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы кызыксындыра.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Новости русской версии сайта

15.02.2019 :: Экономика

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (456)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»