Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Иң мөһиме - хезмәттәшлекне ныгыту

Иң мөһиме - хезмәттәшлекне ныгыту
26.09.2018 / Сәясәт

Иң мөһиме - хезмәттәшлекне ныгытуДәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе , “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев Вьетнам Социалистик Республикасының Бария-Вунгтау провинциясе делегациясе белән очрашты.

Парламент спикеры делегация җитәкчесе, Вьетнам Президенты Чан Дай Куанг вакытсыз вафат булуы сәбәпле, Бария-Вунгтау провинциясенең Халыклар советы рәисе Нгуен Хонг Линь һәм республика халкының кайгысын уртаклашты.

Константин Толкачев СССР белән Вьетнам арасында дипломатик мөнәсәбәтләр 1950 елдан башлап урнашуын билгеләде.
– Безнең илләрне күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, – диде парламент спикеры. – Заманча тарихта Вьетнам Русияне тану турында 1991 елда игълан итте. Әлеге вакытта килешү-хокук базасы 80нән артык дәүләтара килешүләрне, хөкүмәтара килешү һәм протоколларны үз эченә ала.

Константин Толкачев кунакларны Дәүләт җыелышы-Корылтай эше, алтынчы чакырылыш депутатлар сайлаулары нәтиҗәләре, парламентның фракция составы белән таныштырды.

Делегация башлыгы Нгуен Хонг Линь Константин Толкачевка җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде һәм Вьетнам халкының күп еллар дәвамында Русия белән дустанә мөнәсәбәттә булуын һәм аның даими ярдәмен тоеп яшәвен билгеләде.

Яклар Башкортстан һәм Бария-Вунгтау провинциясе арасында икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек преспективаларын тикшерде. Шул ук вакытта нефть химиясе продукциясенең югары товар әйләнеше һәм Башкортстаннан күпсанлы туристлар саны билгеләнде.

– Шул ук вакытта безнең илләр, төбәкләр арасында хезмәттәшлек ресурсы тулы куәтенә файдаланмый. Икъдисади бәйләнеш куәте зур, әлеге вакытта без аның аз өлешен генә файдаланабыз, – диде Константин Толкачев.

Вьетнам делегациясе Башкортстанда ике көн булды. Алар, шулай ук, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, республика Хөкүмәте, Уфа дәүләт нефть техник университеты җитәкчелеге белән очрашты, Җиңү паркында, Уфа фәнни үзәгенең археология һәм этнография музеенда булды, Дим районындагы сәүдә объектлары эшчәнлеге белән танышты.




Фото: Интернет челтәреннән.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Вчера, 21:07 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Рим Каюмов Сибайда булды
Вчера, 18:19 :: Яңалыклар
Рим Каюмов Сибайда булды




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»