Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Һәр мәсьәлә мөһим, көнүзәк

Һәр мәсьәлә мөһим, көнүзәк
28.09.2018 / Сәясәт

Һәр мәсьәлә мөһим, көнүзәкПремьер-министр Рөстәм Мәрданов рәислегендә үткән Хөкүмәт Президиумы утырышында республика бюдже­тыннан “Төбәк операторы” фондына кичектергесез капиталь ремонт үткәргән­дә килеп туган чыгымнарның бер өлешен ирекле рәвештә финанс белән тәэмин итүгә милек взносы төрендә субсидияләр тапшыру тәртибе расланды.

Торак-коммуналь хуҗалык министры Сергей Афонин билгеләвенчә, әлеге документ торак йортларда гадәттән тыш хәлләрдән соң тергезү эшләренә Капиталь ремонт буенча төбәк операторына өстәмә ярдәмне күзаллый.
Арытаба утырышны табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев чыгышы дәвам итте. Ул кайбер табигать объектларын һәм комплексларын табигать һәйкәлләре дип игълан итү турында сөйләде.

Утырышта, шулай ук, “Гадиләштерелгән салым системасын кулланучы аерым категория гражданнар өчен салым ставкаларын билгеләү турында” закон проекты расланды. Документ киләсе елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре булдырган резидентлар өчен салым ташламалары билгеләүне күзаллый.
Финанс министры Рида Собханкулова сүзләренә караганда, бу күрсәтелгән территорияләргә инвестицияләр җәлеп итү өчен уңайлы шартлар булдыруга ярдәм итәчәк. Салым түләүчеләр әлеге ташлама белән өч салым чоры дәвамында файдаланырга мөмкин. Закон 2021 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
Утырыш барышында Башкортстанда агымдагы елның беренче яртысында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре тикшерелде. Бу темага доклад белән икътисади үсеш министры Сергей Новиков чыгыш ясады.
Арытаба Сергей Новиков агымдагы елда республика Хөкүмәтенең өстенлекле эшчәнлек юнәлешләрен гамәлгә ашыру барышы белән таныштырды.
Министрлык җитәкчесе һәрбер моношәһәрдә гамәлгә ашырылган төп проектларга тукталды. Мәсәлән, Бәләбәй шәһәрендә урам сәнгате әсәрләре булдырылды, балалар өчен уен мәйданчыклары төзелде, мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелде, 1903 елда төзелгән сәүдә нокталары төзекләндерелде. Күмертауда ял итү парклары булдырылды, Күмерчеләр сарае капиталь ремонтланды. Белоретта спорт комплексы, Мәдәният сарае реконструкцияләнде, шәһәр паркы төзекләндерелде, Нефтекамада үзәк урамнар, мәктәп ремонтланды, спорт күнекмәләре өчен комплекслар урнаштырылды, шулай ук, иң яхшы төбәк тәҗрибәләре исемлегенә кертелгән “Бөек Ватан сугышы аллеясе” төзекләндерелде.
Благовещенда “Кванториум” балалар белем бирү үзәген булдыру мөһим проект булып тора. Учалыда шәһәр пляжының ял итү зонасы оештырылды, спорт һәм уен мәйданчыклары булдырылды, процедуралар кабинеты реконструкцияләнде. Иң яхшы проектлар арасында федераль үзәк шәһәрнең төп мәйданында булдырылган музыкаль фонтанны атады.

Үз хәбәрчебез.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Сегодня, 15:54 :: Сәламәтлек саклау
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Валерий Меладзе башкортча котлаган
Сегодня, 14:25 :: Яңалыклар
Валерий Меладзе башкортча котлаган








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»