Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Вьетнам белән хезмәттәшлек ныгый

Вьетнам белән хезмәттәшлек ныгый
28.09.2018 / Сәясәт

Вьетнам белән  хезмәттәшлек ныгыйБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында Вьетнам Социалистик Республикасының Бариа-Вунгтау провинциясе делега­циясе белән очрашты. Аны Вьетнам Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты әгъзасы, провинциянең Халык советы рәисе Нгуен Хонг Линь җитәкли.

Яклар сәнәгать, сәүдә-икътисад, фән һәм мәдәният тармакларында хезмәттәшлек мөмкинлекләрен тикшерде.
– Бүген без инвестицияләр, фән һәм мәгариф тармакларында тыгыз элемтәдә торабыз. Күп еллар инде Вьетнам студентлары Башкортстан вузларында белем ала. Укытучылар һәрвакыт аларның тырышлыгын, яхшы укуын билгеләп үтә, – диде Рөстәм Хәмитов.
Ул шулай ук Уфа дәүләт нефть техник университетының бу юнәлештә төп мәйданчык булуын ассызыклады. Биредә Башкортстан-Вьетнам дуслыгы җәмгыяте оештырылган.
Киләсе ел Русиядә – Вьетнам, Вьетнамда Русия елы булачак. Шушы уңайдан республика Башлыгы Вьетнамда, Бариа-Вунгтау провинциясендә Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле гастрольләрен оештыруны тәкъдим итте. Вьетнам белгечләрен бездә үтәчәк халыкара форумнарда, башка чараларда катнашырга чакырды.
Вьетнам кунаклары, үз чиратында, барлык тармакларда да хезмәттәшлекне дәвам итү теләген белдерде. Уфада Вьетнам диаспорасы 1,5 мең кешедән гыйбарәт. Бариа-Вунгтауда русиялеләр 3 мең кешедән артып китә. Моның ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яхшы мөмкинлек булуы ассызыкланды. Вьетнам ягын аеруча туризм, мәдәният, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы кызыксындыра.
Бариа-Вунгтау провинциясе делегациясе белән Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев та очрашты.
Ул кунакларны Дәүләт җыелышы-Корылтай эше, алтынчы чакырылыш депутатлар сайлау нәтиҗәләре, парламентның фракция составлары белән таныштырды.
Вьетнамнан килгән рәсми делегация белән Уфаның Конгресс-холл бинасында үткән очрашуда исә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов Вьетнамның безнең республика белән күптәннән хезмәттәшлек итүен искә төшерде. Очрашу барышында ике яклы икътисади элемтәләрне тагын да ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»