Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Журналистлар максаты – ике дәүләтне берләштерү

Журналистлар максаты – ике дәүләтне берләштерү
28.09.2018 / Сәясәт

Журналистлар максаты – ике дәүләтне берләштерүКонгресс-холлда Башкорстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Дуслар-Сябры” Русия һәм Белоруссия журналистлары һәм блогерлары берлеге вәкилләре белән очрашты. Уфада алар “Башкортостан” телерадио компаниясе нигезендә Төбәк тележурналистикасы остаханәсендә, шулай ук, III Бөтенрусия "Мобиль хәбәрче" премиясен тапшыру тантанасында катнашты.

Очрашу барышында төбәк җитәкчесе Башкортстанның социаль-икътисади үсеше, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук, якын киләчәктә республикада үтәчәк колачлы чаралар – ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең Кече бизнес форумы, Халыкара балалар уеннары, Бөтендөнья фольклориадасы, “Апимондия” Умартачылык буенча халыкара конгрессы турында сөйләде һәм Белоруссия делегациясен аларда катнашырга чакырды.

Рөстәм Хәмитов Башкортстан һәм Белоруссия арасында партнерлык мөнәсәбәтләре генә түгел, чын-чынлап дуслык урнашуын билгеләде. Белоруссия Республикасының Русиядәге Илчелегенең Уфадагы бүлекчәсе уңышлы эшли. Ул Башкортстан, Удмуртия, Ырынбур һәм Самара өлкәләре, Пермь крае белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләрен көйли. Белоруссиянең әйдәүче компания вәкилләре Башкортстанда үтүче эре форумнарда даими катнаша.

Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, нефть химиясе, юл төзелеше, авыл хуҗалыгы, шул исәптән, авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү үзара бәйләнешне ныгытуның перспективалы юнәлешләре булып тора. Моннан тыш, Белоруссия белгечләрен Уфадагы трамвай паркын ремонтлауга җәлеп итү планлаштырыла.
Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, Белоруссия һәм Башкортстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, экология, гуманитар, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү турында килешү проекты әзерләнгән. Документка якын киләчәктә кул куелачак.

“Дуслар-Сябры” проектына нигез салучы һәм аның җитәкчесе, Русия журналисты Владимир Мамонтов билгеләвенчә, журналистлар берлегенең максаты – ике дәүләт арасында арадашчы булу. Аның сүзләренә караганда, бердәм мәгълүмати һәм мәдәни киңлекне генә түгел, уртак Ватан хисен саклап калу да мөһим.



Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Яңа балалар тудыру йорты булачак
Вчера, 22:07 :: Сәламәтлек саклау
Яңа балалар тудыру йорты булачак
Ярдәм булачак!
Вчера, 21:20 :: Сәясәт
Ярдәм булачак!
Башкортстан -- лидерлыкта!
Вчера, 20:45 :: Җәмгыять
Башкортстан -- лидерлыкта!
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Вчера, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»