Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Төп бурыч – республикада тормыш дәрәҗәсен күтәрү

Төп бурыч – республикада тормыш дәрәҗәсен күтәрү
28.09.2018 / Сәясәт

Төп бурыч – республикада тормыш дәрәҗәсен күтәрү28 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның беренче утырышы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, Дәүләт думасы депутаталары, Хөкүмәт һәм Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары катнашты.

Рөстәм Хәмитов чыгыш ясап, депутатларны парламентның яңа составында эшли башлау белән котлады, законнар чыгару эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрне билгеләде.

-- Башкортстанда сайлау кампаниясе югары дәрәҗәдә үтте. Сайлауларда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы киң кулланылды. Уфадагы һәм башка шәһәрләрдәге участоклар заманча электрон система белән җиһазланган иде. Бу сайлау процедураларының үтәкүренмәлелеген һәм тавышларны төгәл исәпләүне тәмин итте, - диде Рөстәм Зәки улы. – Сайлау вакытында җитди хокук бозулар теркәлмәде. Һәр сайлаучы властьнең эшчәнлегенә, республикадагы хәлгә, киләчәккә өметен белдереп тавыш бирде. Гомумән алганда, сайлау Башкортстанда иҗтимагый-сәяси һәм социаль хәлнең тотрыклы булуын, күпчелек сайлаучыларның власть алып барган сәясәткә ышанычын күрсәтте.

Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайның сәяси партияләрнең күплеге буенча илдә лидер булуын ассызыклады. Алты сәяси партия вәкилләре республика парламенты депутаты мандатына ия булды. “Бердәм Русия”дә – 79, “КПРФ”та –15, ЛДПРда – 7, “Гадел Русия”дә – 5, “Русия патриотлары”нда – 2, “Яшелләр” Русия экология партиясендә – 1, үзен-үзе күрсәтүчедә - 1 мандат.

- Безнең парламент яңарды, хәзер 75 яңа депутат эшләячәк. Сезнең арада озак еллар республика Хөкүмәтендә эшләүчеләр, тәҗрибәле сәнәгатьчеләр, җитәкчеләр, финансистлар, юристлар, табиблар, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе вәкилләре бар. Яңа идеяләргә ия яшьләр күп. Тупланган тәҗрибәне саклап, парламентка яңару энергетикасы бирергә кирәк, - диде Рөстәм Хәмитов. – Республика Хөкүмәте, башкарма власть органнары барлык фракцияләр, сәяси көчләр белән хезмәттәшлек итәчәк.

Республика Башлыгы сүзләренә караганда, Дәүләт җыелышы-Корылтай бәхәс мәйданы гына түгел, ә халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итү, икътисадны һәм социаль өлкәне ныгыту буенча тәкъдимнәр әзерли торган әйдәүче экспертлар үзәге булырга тиеш.

- Безнең төп бурыч – республикада тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Сезнең өчен бирелгән һәр тавыш – Үзәк сайлау комиссиясе отчетындагы сан гына түгел. Ул - тормыш яхшыруга өмет. Гражданнар алдагы биш елда бик күп мөһим мәсьәләләрне закон нигезендә хәл итүне нәкъ сезгә йөкләде. Сез бу ышанычны акларсыз, уйланылган һәм җаваплы карарлар кабул итәрсез, дип ышанам, - диде Рөстәм Хәмитов.

Парламентның беренче утырышында оештыру төрендәге мәсьәләләр тикшерелде. Депутатлар Константин Толкачевны алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе итеп сайлады, ул бишенче тапкыр депутатлар корпусына җитәкчелек итәчәк. Рөстәм Ишмөхәммәтов һәм Эльвира Аеткулова - “Бердәм Русия”дән, Вадим Старов “КПРФ”тан Корылтай Рәисе урынбасары итеп сайландылар.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.



Фото: Динар Кәлимуллин фотосы.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»