Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Уйланылган һәм җаваплы карарлар көтәбез!”

“Уйланылган һәм җаваплы карарлар көтәбез!”
02.10.2018 / Сәясәт

“Уйланылган һәм җаваплы карарлар көтәбез!”Алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай үз эшен башлады.

28 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның беренче утырышы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт һәм Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары катнашты.


“Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай турында” Законына ярашлы, беренче пленар утырыш үткәрелгәннән соң гына моңа кадәрге чакырылышның вәкаләтләре тәмамлана һәм яңа чакырылыш үз эшен башлый.
Утырышны, парламент Рәисе сайланганчы, “Бердәм Русия” сәяси партиясеннән сайланган иң өлкән, 73 яшьлек депутат, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ве­тераннарының (пенсионер­ларының) республика иҗтимагый оешмасы рәисе Валерий Шәрипов ачты һәм алып барды.
Рөстәм Хәмитов чыгыш ясап, депутатларны парламентның яңа составында эшли башлау белән котлады, законнар чыгару эшчән­легендә өстенлекле юнәлешләрне билгеләде.
– Башкортстанда сайлау кампаниясе югары дәрәҗәдә үтте. Сайлауларда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы киң кулланылды. Уфадагы һәм башка шәһәр­ләрдәге участоклар заманча электрон система белән җиһазлан­дырылды. Бу сайлау проце­ду­раларының үтәкүрен­мәлелеген һәм тавыш­ларны төгәл исәпләүне тәэмин итте, – диде Рөстәм Зәки улы. – Сайлау вакытында җитди хокук бозулар теркәлмәде. Һәр сайлаучы власть­ның эшчәнлегенә, респуб­ликадагы хәлгә, киләчәккә өметен белдереп тавыш бирде. Гомумән алганда, сайлау Баш­кортстанда иҗтимагый-сәяси һәм социаль хәлнең тотрыклы булуын, күпчелек сайлаучы­ларның власть алып барган сәясәткә ышанычын күрсәтте.
Рөстәм Хәмитов Дәүләт җы­е­лышы-Корылтайның сәяси партия­ләрнең күплеге буенча илдә лидер булуын ассызыклады. Алты сәяси партия вәкилләре республика парламенты депутаты мандатына ия булды. “Бердәм Русия”дә – 79, “КПРФ”та – 15, ЛДПРда – 7, “Гадел Русия”дә – 5, “Русия патриотлары”нда – 2, “Яшелләр” Русия экология партиясендә – 1, үзен-үзе күрсәтүчедә – 1 мандат.
– Безнең парламент яңарды, хәзер 75 яңа депутат эшләячәк. Сезнең арада озак еллар рес­публика Хөкүмәтендә эшләү­челәр, тәҗрибәле сәнәгатьчеләр, җитәк­челәр, финансистлар, юристлар, табиблар, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе вәкилләре бар. Яңа идеяләргә ия яшьләр күп. Тупланган тәҗрибәне саклап, парламентка яңару энергетикасы бирергә кирәк, – диде Рөстәм Хәмитов. – Республика Хөкүмәте, башкарма власть органнары барлык фрак­цияләр, сәяси көчләр белән хезмәттәшлек итәчәк.
Республика Башлыгы сүзләренә караганда, Дәүләт җыелышы-Корылтай бәхәс мәйданы гына түгел, ә халыкны борчыган мәсь­әләләрне хәл итү, икътисадны һәм социаль өлкәне ныгыту буенча тәкъдимнәр әзерли торган әйдәүче экспертлар үзәге булырга тиеш.
– Безнең төп бурыч – республикада тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Сезнең өчен бирелгән һәр тавыш – Үзәк сайлау комиссиясе отчетындагы сан гына түгел. Ул – тормыш яхшыруга өмет. Гражданнар алдагы биш елда бик күп мөһим мәсьәләләрне закон нигезендә хәл итүне нәкъ сезгә йөкләде. Сез бу ышанычны акларсыз, уйланылган һәм җаваплы карарлар кабул итәрсез, дип ышанам, – диде Рөстәм Хәмитов.

“Уйланылган һәм җаваплы карарлар көтәбез!”


Парламентның беренче утырышында оештыру мәсьәләләре тикшерелде. Депутатлар Константин Толкачевны алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе итеп сайлады, ул бишенче тапкыр депутатлар корпусына җитәкчелек итәчәк.
— Ышаныч белдерүегез өчен рәхмәт. Иң югары законнар чыгару органының Рәисенә парламент эшчәнлеген оештыру һәм төрле дәрәҗәдәге дәүләт власте органнары, иҗтимагый берләшмәләр белән нәтиҗәле үзара хезмәттәшлек итүне тәэмин итү өчен зур җаваплылык йөкләтелгән. Арытаба да миңа йөкләтелгән вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен үземнең һөнәри тәҗрибәмне һәм белемемне файдаланачакмын, — диде Константин Борисович.
Рөстәм Ишмөхәммәтов һәм Эльвира Аеткулова — “Бердәм Русия”дән, Вадим Старов “КПРФ”тан парламент Рәисе урынбасарлары итеп сайландылар.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялаловка республика парламентыннан Русия Федераль җыелышының Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләре бирелде. Аның кандидатурасын Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев тәкъдим итте.
Утырышта даими комитетларның исәбе, аларның персональ составы билгеләнде. Дәүләт җыелышының коми­с­сия­ләре оештырылды, даими комитетлар турында положение расланды, республика парламентының көзге сессия­дәге эшчәнлегенең якынча программасы кабул ителде.
Бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышында 8 даими комитет эшләде. Мондый структура үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Депутатлар аны саклау өчен тавыш бирде. Шулай да өч комитетның исеме үзгәртелде. Парламентта түбәндәге даими комитетлар эшләячәк, депутатлар аларның рәисләрен һәм урынбасарларын сайлады: Дәүләт төзелеше, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитет – рәисе Владимир Нагорный, урынбасарлары Гөлчәчәк Бикбулатова һәм Юрий Игнатьев; Урындагы үзидарә, гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча комитет – рәисе Сергей Афонин, урынбасарлары Айгөл Гәрәева һәм Юнир Котлыгуҗин; Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм милек буенча комитет (әлегә кадәр Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм территориаль үсеш буенча комитет) – рәисе Рида Собханкулова, урынбасарлары Илһам Галин һәм Вячеслав Рябов; Сәнәгать, инновацион үсеш, сәүдә, эшкуарлык һәм туризм буенча комитет (әлегә кадәр Сәнәгать, инновацион үсеш, эшкуарлык һәм туризм буенча комитет) – рәисе Хәлил Рәхимов, урынбасары Рузалия Хисмәтуллина; Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш буенча комитет – рәисе Николай Хорошилов, урынбасары Елена Родина; Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитет – рәисе Әлфәрис Байчурин, урынбасары Руфина Шәһапова; Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитет (әлегә кадәр Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитет) – рәисе Раил Әсәдуллин, урынбасары Андрей Иванюта; Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет – рәисе Салават Харрасов, урынбасары Ирек Зарипов.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 11:00 :: Социаль өлкә
Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 10:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Киномакс"ка - 5 яшь!
Такчурада зур куаныч!
Сегодня, 09:43 :: Сәламәтлек саклау
Такчурада зур куаныч!
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сабыйлар мәнфәгатендә
Сегодня, 09:39 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйлар мәнфәгатендә








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»