Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстан тәҗрибәсен – ил субъектларына!

Башкортстан тәҗрибәсен – ил субъектларына!
04.10.2018 / Сәясәт

Башкортстан тәҗрибәсен –  ил субъектларына!Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Президентының Иҗтимагый проектлар буенча идарәсе начальнигы Сергей Новиков белән очрашты. Уфада ул III Бөтенрусия “көмеш” волонтерлар форумы эшендә катнаша.

Очрашуда, шулай ук, Русия оборона министры урынбасары, Русия Кораллы көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе начальнигы Андрей Картаполов, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, Волонтерлар елы дирекциясе җитәкчесе Ксения Разуваева, республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты.
Сергей Новиков Уфада үтүче форумга югары бәя бирде һәм республика җитәкчелегенә аны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
– Бик яхшы чара. Иң мөһиме – кешеләр ярдәмчел. Алар – үзләренә берни дә сорамыйча, бәлагә тарыганнарга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер уникаль кешеләр. Бу – волонтерлар эшчәнлегенең хәтта дөнья күләмендә чагыштырмача яңа тармагы, – диде Сергей Новиков.
Рөстәм Хәмитов “көмеш” волонтерлар өчен грант булдыру турында карар итүен белдерде.
– Волонтерлыкның кирәк, мөһим, файдалы булуын күрәбез. Без аларга ярдәм итәчәкбез. Киләсе елда әлеге хәрәкәт өчен махсус грант булдыру турында карар кабул ителде. Әлегә күп акчалар турында сүз бармаса да, волонтерлар белән эшләргә өйрәнергә, аларның ихтыяҗын аңларга кирәк, – диде Рөстәм Хәмитов. – Бу хәрәкәтне бюрократлаштырырга, аны аерым бер кысага кертергә ярамый. Әмма билгеле оешма булдыру мөһим. Без әлеге мәсьәләдә ил буенча лидер сафында, шуңа күрә мондый мәйданчыкны булдырачакбыз.
Андрей Картаполов илдә һәм төбәкләрдә “Юнармия” Бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтен үстерү турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген аның составын 267 мең кеше тулыландыра.
Очрашу барышында, шулай ук, Уфа гарнизонының Офицерлар йорты базасында – Юнармия йорты, 12нче инженерлык бригадасы полигоны нигезендә “Патриот” паркы һәм җәйге лагерь булдыру турында сүз барды.
Александр Бугаев Башкортстан җитәкчелегенә республикада яшьләр белән алып барылган эш өчен рәхмәт белдерде.
– Күрсәткечләр яхшы, республика ил буенча иң яхшы биш төбәк арасында. Республикада булган уңай тәҗрибәне башка субъектлар да өйрәнсен иде, – диде ул.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Дулый буран...
Вчера, 18:13 :: Җәмгыять
Дулый буран...
Заһир Вәлитов вафат
Вчера, 18:01 :: Җәмгыять
Заһир Вәлитов вафат
Зифа Кадыйровадан - яңа китап
Вчера, 13:51 :: Мәдәният һәм сәнгать
Зифа Кадыйровадан - яңа китап
Бердәм булыйк!
Вчера, 13:40 :: Җәмгыять
Бердәм булыйк!
Алкышлар янә яңгыраячак
Вчера, 11:12 :: Җәмгыять
Алкышлар янә яңгыраячак




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»