Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Рөстәм Хәмитов парламентарийлар белән очрашты

Рөстәм Хәмитов парламентарийлар белән очрашты
05.10.2018 / Сәясәт

Рөстәм Хәмитов  парламентарийлар белән очраштыБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, аның урынбасарлары, парламентның даими комитетлары рәисләре һәм аларның урынбасарлары белән очрашып, республика законнар чыгару базасын камилләштерү һәм сайлаучылар белән эшләү мәсьәләләре турында фикер алышты.

— Дәүләт җыелышында биш еллык зур эш башлана. Бу – республика, халык һәм сезнең өчен җаваплы, мөһим мәл, — диде Рөстәм Хәмитов. – Парламент – һәрвакыт кешеләр янында булырга, тормышның барлык якларын күрергә, кире якларны әкренләп уңайга әйләндерү өчен эшләргә тиешле власть органы. Сезнең бурыч – законнар чыгаруны заман таләпләренә җавап бирерлек итү, ул формаль булырга тиеш
түгел.
Константин Толкачев депутатлар корпусы исеменнән конструктив мөнәсәбәт һәм бердәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен Рөстәм Хәмитовка рәхмәт белдерде.
— Без парламент эшчәнлегенең ачыклыгын һәм үтәкүренмәлелеген арттыру юнәлешен саклаячакбыз. Депутатларны сайлаучылар белән фикер алышуда социаль челтәрләрне активрак файдаланырга чакырам. Законнар чыгару процессында республика халкы активрак катнашсын өчен шартлар тудырырга кирәк. Безнең өчен халык фикере һәм тәкъдимнәре кызыклы. Моның өчен Дәүләт җыелышы кайбер чараларны гамәлгә ашыруны планлаштыра. Парламентның рәсми сайтында республикада яшәүче һәркем үз тәкъдимен калдыру өчен махсус бүлек булдырылачак, — диде Константин Толкачев.
Очрашу вакытында депутатлар юлларның торышы, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, авыл хуҗалыгы кооперациясен һәм туризмны үстерү, авыл мәктәпләре эшчәнлеге, урындагы башлангычларны хуплау кебек республика халкын борчыган мөһим мәсьәләләрне күтәрде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 11:00 :: Социаль өлкә
Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 10:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Киномакс"ка - 5 яшь!
Такчурада зур куаныч!
Сегодня, 09:43 :: Сәламәтлек саклау
Такчурада зур куаныч!
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сабыйлар мәнфәгатендә
Сегодня, 09:39 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйлар мәнфәгатендә








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»