Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чиновниклар хисап тотачак

Чиновниклар хисап тотачак
16.10.2018 / Сәясәт

Чиновниклар хисап тотачакКичә Хөкүмәттә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров рәислегендә оператив киңәшмә үтте. Анда төбәкне социаль-икътисади үстерү, транспорт һәм социаль инфраструктура, сәламәтлек саклау мәсьәләләре тикшерелде.

Атап әйткәндә, республика җитәкчесе Уфада җәмәгатьчелек транспортына бәйле эшчәнлеккә игътибар юнәлтте һәм легаль булмаган пассажирлар транспорты проблемасын хәл итәргә кушты.
– Сезгә күпме вакыт кирәк? Мин кешеләргә бездә башкача легаль булмаган транспорт йөрмәячәк дип җавап бирдем, — дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Салават Хөсәеновка.
Арытаба яңа йортлар төзелүче төбәкләрдә яшәүчеләр өчен социаль инфраструктура объектлары төзү турында сүз барды. Радий Хәбиров ассызыклавынча, поликлиника һәм башка социаль объектлар төзелеш алып баручы инвесторлар исәбенә булдырылырга тиеш. Бу илнең әйдәүче төбәкләрендә күптәннән шулай.
Шулай ук, киңәшмәдә сәламәтлек саклау системасына бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Радий Хәбиров белдерүенчә, онкология һәм кардиология диспансерларының яңа корпусларын төзүне озакка сузарга ярамый. Шулай ук медицина кадрлары җитешмәве, ташламалы категория гражданнар өчен дарулар сатып алу мәсьәләләре тикшерелде.
— Бу күп кенә субъектлар өчен хас: тар белгечләр — педиатрлар, ЛОР-табиблар, невропатологлар җитешмәве аңлашыла. Әмма моның өстендә эшләргә кирәк, — диде Радий Хәбиров. — Почтага кешеләрнең тәүлекләр, атналар дәвамында табибка эләгә алмавы, аннары үлүе турындагы хәбәрләр килүе — бу җинаять.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, төбәк җитәкчесе вазыйфа биләүче кешеләр алдына проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча чаралар күрү өчен тәгаен вакыт куйды.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

144 (25298) от 13 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»