Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Радий Хәбировның утыз көне

Радий Хәбировның утыз көне
20.11.2018 / Сәясәт

Радий Хәбировның  утыз көнеУл нәрсәләр белән билгеләнде?

Радий Хәбировның Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаруга керешүенә айдан артык вакыт узды. Ул республика тормышында нинди мөһим башлангычлар белән билгеләнде? Куелган бурычларга һәм ахыргы нәтиҗәләргә ничек ирешелә? Әлегә бу хакта киң җәелеп сөйләргә иртәрәк булса да, безнең карашка, бер ай эчендә үк республика җитәкчесенең каты кулы һәм катгый эш алымнары белән аерым тармаклар эшчәнлеген тамырдан үзгәртеп коруга, һичьюгы шуңа ныклы юнәлеш алуга ирешелде.


Нелегалларга – юк!

Радий Хәбиров Хөкүмәт­нең тәүге оператив киңәшмәсендә үк Уфада һәм республикада пассажирлар ташу тармагын легаль рәвештә эш-лә­мәгән транспорттан арындыру мәсьә­ләсен кабыргасы белән куйды. Бу җәһәттән ул хәлне өйрәнү, төзәтү һәм тулысынча җайга салу өчен 1 декабрьгә кадәр вакыт бирде. Республика җитәкчесе йөкләмәсе ничек үтәлә? Башкала урамнарыннан көн саен эшкә йөрүче күзле­геннән чыгып фикер йөрткәндә дә, Уфада пассажирлар ташу өлкәсен оештыру өчен җавап­лы структуралар-ның белдерүлә­реннән чыгып та, бу юнәлештә һәр дәрәҗәдә эшнең кайнап торуын күреп тә, төгәл, дип җавап бирергә җөрьәт итәбез. Һәрхәлдә, башкала урамнарыннан берсен-берсе куышып тыз-быз чабучы “Газель” төрендәге автобуслар күзгә күренеп сирәгәйде, эшчәнлеген дәвам итүчеләр исә аны рәсмиләштерде, “нелегаллар” урынына яңа маршрутлар булдырыла, “Башавтотранс” предприя­тиесенең техник паркын яңа автобуслар белән тулыландыру хәстәре күрелә. Әйткәндәй, республикада иң зур пассажирлар ташучы предприятиенең җитәкчелеге дә үзгәреш кичерде. Парламентта исә бу мәсьәлә бе­лән шөгыльлә­нүче эшче төркем булдырылып, алар Казан шәһәренең җәмәгать транспортында пассажирлар ташу тәҗри­бәсен өйрәнеп кайтты. Чираттагы этапта Уфада барлык автобуслар да бер төскә кертеләчәк. Әлеге вакытта “Башкала автобуслары нинди төстә булырга тиеш?” дигән сорауга гражданнар фикерен өйрәнү бара. Гомумән, Уфа шәһәре хакимиятен­нән белде­рүләренчә, бу атнада башкалада пассажирлар ташуга бәйле мәсьәлә тулысынча җайга салыначак. Ягъни, республика җитәкчесе куйган бурыч, 1 декабрьне дә көтмичә, үтә­лә­чәк, дигән өмет бар.

“Авыруны дәваламау – җинаять!”

Югарыда телгә алынган һәм аннан соңгы Хөкүмәт оперативкаларында Радий Хәбиров республикада сәламәтлек саклау тармагын сәламәтләндерү мәсьә­ләләренә дә аерым тукталды.
– Авырулар дәваханәгә килеп, иртәдән кичкә кадәр табибка керә алмыйча чиратта утыра. Ни өчен мондый хәлгә юл куелды? Яңа поликлиникалар кая? Әгәр алар юк икән, бу җинаятькә тиң эшлексезлек! – дип, министрлыкның ул чактагы җитәкчелеген һәм җаваплы Хөкүмәт структураларын каты тән­кыйть утына тотты Радий Хәбиров һәм тармак эшчәнлеген яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгару буен­ча комплекслы бурычлар куйды, моның өчен тәгаен вакыт бил­геләде. Һәм, ниһаять, боз урыныннан кузгалды. Гәзит укучылар үзлә­ре дә күрәдер, сизәдер, тармак министрлыгы, халык сәламәтлеге өчен җаваплы башка югары дәүләт учрежде­ниеләре генә түгел, бүген урыннардагы гап-гади дәваханә-полик­линикалар да “таяк тыккан” кырмыс­ка оясын хәтер­ләтә. Яхшы мәгънә­дә, әлбәттә. Барысында да моңа кадәр “кул җитмәгән мәсьә­ләләр”не хәл итү (ә алар ни өчендер нигездә, тәү чиратта, пациентларны тиешен­чә хезмәтләндерү, дарулар белән тәэмин итү белән бәйле) буенча кызу эш кайный. Кайнамас иде, Радий Хәбиров әлеге тармакка суынырга ирек бирми, биредәге һәр мәсьәләне кызуында тота, ул гына түгел проблемаларны шәхсән үзе урыннарга чыгып өйрәнә. Бу җәһәт-тән шушы вакыт эчендә генә дә ул Бәләбәй, Благовар, Әбҗәлил, Баймак, Хәйбулла, Мәчетле, Дуван, Салават, Туймазы районнарында, Октябрьский шәһәрендә булып, һәр төбәктә, беренче чиратта, халыкны медицина хезмәтләндерүе мәсьәлә-лә­ренең ничек оештырылуы белән кызыксынды. Нәкъ Радий Хәбиров хәлне шәхсән барып тикшергәннән соң Бәләбәй бала тудыру йортында дистә елга якын сузылган ремонт эшләренең, ниһаять, ахыры күрен-де. Аерым алганда, республика җитәкчесе эшләрне 2019 ел ахырына тәмамлау бурычын куйды. Моңа кадәр гел ябылу белән куркытылган ФАПлар да соңгы бер айда күзләрен ача, анда эшләү­челәр башларын күтәреп, ниһаять, сүз әйтә башлады. Республика җи-тәкчесенең сәфәрләре нәтиҗәләре буенча аларга матди-техник ярдәм күрсәтү, кадрлар белән тәэмин итү юнәлешендә тиешле күрсәтмә­ләр бирелде, яңаларын төзү буенча дәүләт дәрәҗәсендә карарлар кабул ителде. Поликлиникалар, дәва-ханә­ләр эшчәнлеген җанландыру һәм яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрү максатында да шундый ук колачлы чаралар күрелә.

Дәүләт нәшриятын саклап калырга!

Кайчандыр гөрләп эш­ләп торган “Башкортостан” нәшрияты соңгы елларда көрчеккә терәлүгә дучар ителде. Ничек кенә акламыйк яисә акланмыйк, элекке җитәкчелек шуңа юл куйды. 23 октябрьгә “Башкортостан” нәшриятының хуҗалык эшчәнлеген туктату турында карар хупланган җыелыш үтәргә тиеш иде. Конкурс идарәчесе Зәйтүнә Әхияретдинова, 380 миллион сумнан артык бурычы булган предприятиене саклап калу мөмкин түгел, дигән нәтиҗәгә килгән иде...
Бәхеткә дип әйтикме, бу хәл республиканың яңа җитәкчесе Радий Хәбировның колагына 23 октябрьгә кадәр барып ишетелде. Ул исә республикада бердәнбер дәүләт нәшриятының ябылуын башка сыймаслык хәл дип атап, җаваплы структураларга хәлне төзәтү өчен 15 ноябрьгә кадәр вакыт бирде. Нәтиҗәдә, дәүләт нәш­рияты саклап калынды, аның 380 миллион сумлык бурычы төбәк фондыннан каплатылачагы билгеле булды. Әлеге вакытта исә тармакны, предприятиене сәла­мәтләндерү һәм арытаба нәтиҗәле эшчәнлеккә чыгару юллары өйрәнелә, җаваплы дәүләт структураларында бу юнәлештә тиешле эш бара.

Чиновникларга йокы бетте

Моннан берничә ел элек Башкортстан Хөкүмәтенең элекке Пре­мьер-министры Рафаэль Байдәү-ләтов белән очрашып, аның юбилее уңаеннан язма әзерләргә туры килгән иде. Шунда ул Хөкүмәт­не җитәкләгән чорда эш көненең сәгать җидедә башлануы, тәүдә барлык оператив мәгълүмат, яңа гәзитләр белән танышып чыгуы, 7:30 сәгать­тән һәр район-шәһәр хакимияте башлыгы белән бәйләнешкә кереп, урындагы хәлләрне белешүе турында сөйләгән иде. Соңгы елларда әлеге тәртип саклангандырмы-юкмы, әйтә алмыйбыз. Иллә мәгәр, хәзер урындагы башлыклар, башка чиновниклар гына түгел, һәр җитәк-че тәүлек әйләнәсенә эш режимына күчәчәк.
– Коллегалар, мин сезгә эшләргә тәкъдим итәм. Мин әле карт кеше түгел, минем энергиям күп һәм үзсүзлелегем дә бар. Шуңа күрә мин я сезнең белән уңышка ирешә­чәкмен, я башка кешеләр белән уңышка ирешергә мәҗбүр булачакмын, – дип мөрәҗәгать итте бу уңайдан Радий Хәбиров власть органнары җитәкчеләренә. Шунда ук мондый эш режимына әзер булмаучыларга башка шөгыль карарга киңәш итте. Чөнки, аның белде­рүенчә, “власть иңенә республика, аның 4 миллионлы халкы иминлеге, хәвефсезлеге өчен җаваплылык салынган”. Әйткәндәй, соңгы бер айда Хөкү­мәттә дә, район хаки-миятләрендә дә байтак кына үзгә­решләр булды. Нәтиҗә нинди, дисезме? Әлегә күзгә күренеп торганы шул: җитәкчеләрнең колаклары ачылды! Мәсәлән, “Кызыл таң” редакциясенә Уфа районының Михайловка авылында маршрут автобуслары йөрмәве турында мөрә-җәгатьтән соң мәсьәлә бер­ничә сәгатьтә (!) хәл ителде. Ә элгәре хакимиятләр, башка җа­ваплы структуралар мондый борчулы сигнал буенча тиз арада чара күрү урынына отписка белән шөгыль­ләнәләр иде...

Йомгаклау урынына

Бу очракта нәтиҗәләрне барлауны гына түгел, язманы йомгаклау да дөрес булмас кебек. Чөнки төпле, каты куллы, аек акыллы, заманча карашлы яңа җитәкче Радий Хәбировның Башкортстан үсешен һәр җәһәттән яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгару юнәлешендәге мөһим эшләре әлегә башланып кына тора. Һәм без алар турында язмабызны алга таба да, һичшик­сез, дәвам итәчәк­без. Бу уңайдан республика тормышында телгә алып сөйләрлек мөһим эш нәти-җәләре алга таба да күп булыр, дигән теләктә калыйк.

Башбаштаклыкка – юк!
“Башкалада... юлсыз интегәбез”
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменә гражданнардан көн саен бик күп мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр алына. Әйтик, чираттагы мөрәҗәгатьтә Уфаның яңа микрорайоннарындагы юлсызлык мәсьәләсе күтәрелә. Аерым алганда, хатта болай диелә:
“Хөрмәтле Радий Фәритович!
Сезгә Уфа шәһәренең Киров районында урнашкан “Кузнецовский затон”, Геофизиклар, Испытатели, Вознесенская, Геологлар урамнарында яшәүчеләр мөрәҗәгать итә.
Без шәһәрдә яшәп, юлсыз интегәбез. Бездә мәктәп тә, балалар бакчалары да юк. Көнгә берничә тапкыр балаларны мәк­тәпкә һәм башка учреждениеләргә йөртәбез. Мәсәлән, минекеләр төрле сменаларда укый, кайчак төшкә кадәр генә бу юлларны көненә 6 тапкыр урарга туры килә. Яңгырдан соң юллар чокырга әйләнә. Хәрәкәт итү мөмкин түгел. Машинаны ярты ел саен ремонтлыйбыз.
Шушы мәсьәләдә ярдәм итүегезне сорыйбыз”.


Әлеге хатта күтәрелгән мәсьәлә өйрәнелеп, түбәндәге эчтәлекле җавап алынды.

“Яңа бистәләрдә социаль объектлар төзү — республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров куйган мөһим бурыч. Уфа хакимиятеннән алынган җавапка ярашлы, “Кузнецовский затон” территориясендә планлаштыру проекты буенча сменасына 510 кешене кабул итә алган поликлиника, 750 урынлык 4 балалар бакчасы һәм 2600 урынлык 2 мәктәп төзелеше каралган.

Әлеге вакытта “Лента” гипермаркеты артында мәктәп проектлау мәсьәләсе хәл ителә. Мәгариф министрлыгы Испытатели урамындагы 21нче йортта балалар бакчасы урнаштыру өчен торак бүлмәләр сатып алу мәсьәләсен карый. Шул рәвешле, акрынлап Уфаның яңа бистәләрендә уңайлы шәһәр мохите булдырылачак.
Ихтирам белән Нина ӘХМӘДИНУРОВА, республика Башлыгы Хакимияте каршындагы гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшче төркем хезмәткәре”.


Хөрмәтле гәзит укучылар! Шуны да исегезгә төшерәбез: әгәр дә үзегез яшәгән төбәктә халыкның тормыш-көнкүрешенә кагылышлы сорауларыгыз бар икән, шулай ук турыдан-туры “Кызыл таң” гәзитенә дә мөрәҗәгать итә аласыз. Моның өчен “ВКонтакте”, “Одноклассники” челтәрендәге “Кызыл таң” төркеменә кушылырга кирәк. Сезнең тарафтан килгән бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмаячак!


Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»