Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Властьның нинди булуы сезгә бәйле

Властьның нинди булуы сезгә бәйле
07.12.2018 / Сәясәт

Властьның нинди булуы сезгә бәйлеРусиянең сайлау системасына – 25 ел.

Илнең сайлау системасында Башкортстан зур игътибарга лаек. Әлеге вакытта республикада 69 территориаль һәм 3426 участок сайлау комиссиясе бар. Аларда 30 меңгә якын кеше эшли.


Сайлауларның ачык, үтәкүрен­мәле мохиттә оештырылуына игътибар артканнан-арта. Бу җәһәттән КОИБлар нәтиҗәле булуын ассызыклый сайлау комиссиясе әгъ­залары.
5 декабрьдә Уфаның Конгресс-холл бинасында бу вакыйгага бәйле тантаналы чара үтте. Респуб­ли­каның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев сайлауларның ничек оештырылуы һәм аның үсеше турында сөйләде. Шулай ук ул бүген сайлауларның ничек үтүе һәм аны башкару системасының камил­ләшүен билгеләде.
– 25 ел, чыннан да, бик зур дә­вер. Сайлау системасы оештырылган чакта ил башка төрле шартларда яши иде. Ул вакытта таркалуны туктатырдай көчле лаеклы кеше­ләрне җитәкчелеккә куярга кирәк иде. Шушы чорда барлыкка килеп, илне бу куркыныч хәлдән тартып алуда сайлау системасының башкарган эше зур бәягә лаек. Бүген инде ул камилләшеп, үз эшен дәвам итә. Илебезнең зур адымнар белән алга атлавында, ирешелгән нә­тиҗәләрдә аларның өлеше дә зур, – диде республика Башлыгы Хаки­мияте җитәкчесе Александр Сидякин.
Чарада сайлау комиссиясе әгъ­заларына һәм аны оештыруга, үт­кәрүгә зур көч салучыларга рес­публика һәм Русия дәрәҗә­сендәге югары бүләкләр тапшы­рылды. Бәйрәм матур концерт белән тәмамланды.

Гөлия Гәрәева.


КотлыЙбыз!


Властьның нинди булуы сезгә бәйле

Русиянең сайлау системасы оештырылуга 25 ел тулу уңаеннан әлеге өлкәдә хезмәт салучы бер төркем комиссия әгъзалары югары дәүләт бүләкләренә ия булды. Шушы исемлектә бердәнбер журналист, хезмәттәшебез, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары Фәнис Гәрәевның да булуы безнең өчен аеруча шатлыклы.

Фәнис Флүн улы республикада һәм ил күләмендә үткәрелүче сайлауларны оештыруда һәрвакыт актив катнаша. Гәзит укучыларына бу җәһәттән җиткерелгән мәгълүматтан тыш, ул сайлау комиссиясе әгъзалары белән дә даими элемтәдә тора, күпләргә консультация ярдәме күрсәтә. Аның бу эшчәнлеген Русия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова да югары бәяләп, коллегабызга Мактау грамотасы тапшырылды.
Шушы уңайдан Фәнис Флүн улын чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә эшендә уңышлар телибез!
“Кызыл таң”чылар.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Сегодня, 13:03 :: Сәламәтлек саклау
Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Язын нинди сут эчәргә?
Сегодня, 12:29 :: Сәламәтлек саклау
Язын нинди сут эчәргә?
“Нур”да - янә премьера!
Сегодня, 12:12 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да - янә премьера!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

22 (25326) от 22 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»