Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алга, Башкортстан, алга, Русия!

Алга, Башкортстан, алга, Русия!
25.12.2018 / Сәясәт

Алга, Башкортстан,    алга, Русия!Республика җитәкчесе Юлламасында илкүләм стратегия чагыла.

Узган атна илнең һәм республиканың иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни тормышында ике мөһим вакыйга белән билгеләнде: Русия Президенты Владимир Путин, 20 декабрьдә чираттагы йомгаклау конференциясе үткәреп, журналистлар сорауларына җавап бирсә, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга тәүге Юлламасын җиткерде.


Әйтергә кирәк, ике чыгышта да узып баручы елда башкарылган эшләргә йомгак ясалып, икесендә дә илне, республиканы арытаба үстерү буенча анык бурыч-максатлар, стратегик юнәлешләр билгеләнде. Бу җәһәттән Владимир Путин­ның журналистлар сорауларына җавапларын һәм Радий Хәбировның Юлламасын бер кошның ике канаты итеп карарга да мөм-кин, чөнки беренче очракта гомум дәүләтне үстерү буенча глобаль мәсьәләләр чагылыш тапса, республика җитәкчесе Юлламасында аерым төбәк дәрәҗәсендә аларны тормышка ашыру буенча анык стратегия билгеләнде. Ә Русия дигән бөркетнең дөнья киңлеген­дә югары очышы өчен, аңлашылуынча, ике канат-ның да тигез талпынуы, ягъни федераль үзәкнең дә, төбәкләрнең дә бер дәрә-җәдә нәтиҗәле эшчәнлек алып баруы кирәк.
Владимир Путинның йомгаклау матбугат конфе-ренциясендә һәм Радий Хәбировның Юлламасында билгеләнгән өстенлекле юнәлешләргә һәм стратегик бурыч-максатларга әйләнеп кайтсак, ил Президенты чыгышында билгеләнүенчә, соңгы елларда Русия икътисады тотрыклы үсеш кичереп, төп макроикътисади күрсәткечләрен даими яхшырта бара. Мәсәлән, агымдагы елның тугыз аенда илнең эчке тулай продукты 1,7 процентка үскән, ел ахырына ул 1,8 процент булачак. Сәнәгать произ­водствосы үсеше исә быел 3 процент булыр дип көте­лә. Төп капиталга инвес­тицияләр күләме дә быел ярыйсы арткан һәм 4,1 процентка җиткән. Соңгы елларда тәү тапкыр халыкның реаль акчалата керемнә­ренең 0,5 процентка күтә-релүе исә ваклап сату әйләнешендә 2,6 процент үсешкә китергән. Ел дәва-мында инфляция күрсәт-кече 4,1-4,2 процентка артса, шушы вакыт эчендә хезмәт хаклары 7 процентка диярлек күтәрелгән. Илнең социаль-икътисади җәһәт-тән нәтиҗәле үсеш киче-рүенең янә бер ачык күрсәт-кече — быел илдә эшсезлек дәрәҗәсе 4,8 процентка кадәр кимегән.
Икътисадтагы уңай күр-сәткечләр, әлбәттә, илнең финанс тотрыклылыгына да зур йогынты ясый. Аерым алганда, Русиянең алтын валюта запаслары резервы 7 процентка арткан. 2011 елдан соң тәү тапкыр федераль бюджет быел тулай эчке продукт­ның 2,1 проценты күләмендә профицитлы булачак. Янә килеп Дәүләт иминлеге фонды да 22 процентка арткан. Ә инде сәүдә балансы профициты 190 миллиард долларга җиткән.
Иң мөһим социаль-икътисади үсеш күрсәткече итеп исә Владимир Путин илдә уртача гомер озын-лыгының арта баруын атады. Былтыр ул 72,7 яшь булса, быел 72,9 яшькә җиткән. Һәм мондый динамика дәвам итә икән, Русия җитәкчелеге максат итеп куйган 80 яшь үре дә офык артында булмас, дип өмет-ләнергә кирәк.
Шул ук вакытта, Владимир Путин ассызыклавынча, ил киләчәге, чыннан да, барыбызны да канәгать-ләндерерлек, тагы да күр­кәмрәк булсын, дисәк, һәр юнәлештә алгарышлы үсешкә чыгу, хәтта ки сикереш ясау шарт. Бу җәһәттән ул өстенлекле дәүләт программаларының һәм Президентның май указла­рының нәкъ шушы максатларга юнәлтелгәнлеген сызык өстенә алды.
— Дәүләт проектларын тормышка ашыруга — 20,8 триллион сум, янә 6,5 триллион сум инфраструктураны үстерүгә юнәлтеләчәк. Әлбәттә, алар алгарышлы үсешне күзаллаучы документлар нигезенә ятарга тиеш. Шундый 12 дәүләт проекты һәм инфраструктура үсеше планы билге­ләнде. Болар, беренче чиратта — сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, кеше капиталы, аларсыз бернинди дә алгарышлы үсеш була алмый.
Икенчедән, производство һәм икътисад, чөнки беренче чираттагы бурыч­ларны тормышка ашыру өчен нәтиҗәле, санлы тех­нологияләргә нигезлән­гән икътисад булырга тиеш. Болар — төп өстенлекләр, шуңа күрә федераль үзәктә дә, төбәкләр дәрәҗәсендә дә комплекслы рәвештә бу юнәлештә колачлы эшчән-лек алып барылырга тиеш, — диде, аерым алганда, Владимир Путин.
Ил җитәкчесе билгелән-гән бурычларның гадәти генә түгеллеген, амбициоз булуын да сызык өстенә алды. Әмма, Президент белдерүенчә, “әгәр бүген амбициоз максатлар билге­ләмибез икән, гомумән, ниндидер югары нәтиҗәләр турында сүз алып барасы да түгел”. Шуңа да ул ил җитәкчелеге билгеләгән бурычларга карата “Бу мөм-кин түгел” дигән карашта торучыларга аның командасында урын юклыгын да янә бер хәтергә төшерде.
— Мин фәкать федераль үзәкнең һәм төбәк­ләрнең оешкан төстәге, ях­шы бердәм эшчәнлегенә һәм иң югары ахыргы нәти-җәләргә исәп тотам, — диде ул, аерым алганда.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлычабашкаручы Радий Хәби­ровның Юлламасы Прези-дентның йомгаклау матбугат конферен­циясенә кадәр ике көн алдан җиткерелсә дә, әлеге өстенлекләр һәм эш стратегиясе анда да кызыл җеп булып үтте. Бу җәһәттән Юлламаның яртысы диярлек мәгариф — аерым алганда, яңа балалар бакчалары, мәктәпләр төзү, аларны югары әзер­лекле педагогик кадрлар белән тәэмин итү, республика вузларында белем бирү сыйфатын күтәрү, аларның җәлеп итүчәнле­ген арттыру; сәламәтлек саклау — яңа дәваханәләр, поликлиникалар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, медицина учрежде­ние­ләрендә дәва-лау сыйфатын гына түгел, авыруларга булган мөнәсә­бәтне тамырдан үзгәртү, кадрлар әзерләү, тармак эшчәнлеген бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгаруга бәйле мәсьәләләргә багышланды. Аерым игътибар халыкның социаль яшәешен яхшырту мәсьәлә­ләренә юнәлтелде.
— Мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтү, һәр кеше, һәркайсыгызның тормышын яхшырту турында хәстәрлек күрү минем өчен төп өстен­лек булачак. Тагын да бер тапкыр ассызыклыйм: нәкъ менә һәр кеше турында хәс­тәрлек, — диде, бу уңайдан аерым басым ясап, Радий Хәбиров.
Бер үк вакытта ул югарыда билгеләнгән колачлы социаль максатларга ирешү өчен икътисад үсешенә бәйле дә гаять зур бурыч­лар куйды.
“Алга, Башкортстан!” — Радий Хәбировның әлеге чакыруы Юлламаның буеннан-буена кызыл җеп булып үтте һәм ил Прези-дентының “Лаеклы киләчәк өчен алгарышлы үсеш ки-рәк” дигән сүзләренә дә аваздаш, хәтта ки аңа ирешүнең анык дәүләт механизмы булып тора.
Кыскасы, максатлар анык һәм уртак: алга, Башкортстан, алга, Русия! Һәм ил, төбәк җитәкчелеге бил-геләгән әлеге стратегия һәр­беребез өчен төп эш юнә-лешенә, хәтта ки тормыш рәвешенә әверелсен иде!

Илдар Фазлетдинов.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
142 килограммга ябыккан
Сегодня, 10:48 :: Сәламәтлек саклау
142 килограммга ябыккан
Экспорт сәгате сукты!
Сегодня, 10:45 :: Икътисад
Экспорт сәгате сукты!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»