Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Константин Толкачев депутатлар белән киңәшмә үткәрде

Константин Толкачев депутатлар белән киңәшмә үткәрде
14.01.2019 / Сәясәт

Константин Толкачев депутатлар белән киңәшмә үткәрдеДәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев даими профессиональ нигездә эшләүче депутатлар белән киңәшмә үткәрде, анда парламентның яңа чакырылышының көзге эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм язгы сессиягә эш планын билгеләнде.

Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, көзге сессия вакытында депутатлар 4 пленар утырыш, Президиумның 5 утырышын, комитетларның 40тан артык утырышын, 8 "түгәрәк өстәл" уздырган, 24 тапкыр дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең һәм учреждение җитәкчеләренең законнарны гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматлары тыңланган.

- 70тән артык закон проекты каралды һәм 51 закон проекты кабул ителде, – диде парламент Рәисе. – Дәүләт думасына закон чыгару башлангычы сыйфатында “Русия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында” Федераль законга һәм “Дәүләт кадастр бәяләве турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты җибәрелде. Башлангыч күчемсез милек объектларының актуаль булмаган кадастр бәясен яңадан карауга юнәлтелгән. Көзге сессиядә республика парламенты тарафыннан әзерләнгән ике федераль закон көченә керде. Моннан тыш, тагын бер закон проекты беренче укуны уңышлы узды. Бүген республикадан 6 закон проекты Дәүләт думасында һәм 4 закон чыгару башлангычы Закон чыгаручылар советында экспертизада карала.

Киләчәккә эш турында сөйләгәндә, Константин Толкачев язгы сессия программасына 57 Закон проекты кертелүен билгеләп үтте. Моннан тыш, республика Башлыгының Дәүләт җыелышына Юлламасында билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыру буенча масштаблы эш көтелә. "Түгәрәк өстәл"ләр үткәрү, профильле комитетлар утырышларында мәгълүмат тыңлау һәм башка чаралар күздә тотыла.

– Мотлак медицина страховкалавын оештыру, гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтене йогынтысыннан саклау, халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру, этил спиртын җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә эшчәнлекне җайга салу һәм башка юнәлешләр буенча республика законнарының үтәлеше өйрәнеләчәк, - диде Константин Толкачев. - Атмосфера һавасының торышы һәм аны саклау мәсьәләләре, мәктәпкәчә белем бирүне оештыруның альтернатив формалары турында "түгәрәк өстәл"ләр үткәреләчәк. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы үзенең Юлламасында чүп чыгаруга тарифларның артык үсүенә юл куелмауга һәм бу өлкәдә эшнең сыйфатын күтәрергә кирәклегенә игътибар итте. Март-апрель айларында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын гамәлгә ашыру барышы турында парламент тыңлаулары үткәрү максатка ярашлы дип саныйм.

Константин Толкачев, шулай ук, инвестицион эшчәнлекне үстерүне законнар белән җайга салуны камилләштерү, республикага инвестицияләр җәлеп итү буенча планлаштырылган эш, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар эшчәнлеген анализлау буенча эшче төркем булдыру, Дәүләт җыелышының Федерация Советында билгеләнгән зур чараларда катнашуы турында сөйләде, алар арасында Башкортстан Республикасы көннәре, Русия Федерациясе Закон чыгаручылар советы утырышы һәм аның Президиумы, Ямал-Ненец автономияле округының Законнар чыгару җыелышы парламент делегациясенең Башкортстанга визиты һәм башкалар искә алынды.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.



Фото: Дәүләт җыелышы-Корылтай сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»