Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Радий Хәбиров "төзелеш сәгате" үткәрде

Радий Хәбиров "төзелеш сәгате" үткәрде
14.01.2019 / Сәясәт

Радий Хәбиров "төзелеш сәгате" үткәрдеБүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "төзелеш сәгате" форматында киңәшмә үткәрде. Төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев проблемалы объектлар төзү һәм өлешләп түләүчеләр белән үзара хезмәттәшлек буенча эшнең нәтиҗәләре турында сөйләде, дип хәбәр итә Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте.

Аның сүзләренә караганда, 2018 ел ахырында сафка кертелгән йортларда яшәүчеләргә фатирларын тапшыру бара. Узган елның августыннан бирле алданган өлешчеләр өчен «Кайнар линия» эше кысаларында 500дән артык граждан консультацияләр алды.

Ведомство вәкилләре "Миловский паркы» һәм «Новобулгаково» торак комплексларында проблемалы объектлар төзү барышын тикшерделәр, төзүчеләр һәм өлешчеләр катнашлыгында киңәшмәләр үткәрде.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы кушуы буенча проблемалы йортлар төзелешен тәмамлау буенча финанс-икътисади схемалар эшләнә.

Инициативалы төркем вәкиле Зөлфия Гайсина хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта профильле комитет, төзүче оешмалар һәм өлеш кертеп фатир алучылар вәкилләре арасында хезмәттәшлекнең нәтиҗәле механизмы җайга салынган.

Башкортстан җитәкчесе бу процессның барлык якларында конструктив диалогның мөһимлеген ассызыклады.

"Сез өлешчеләр белән аралашу системасын булдырдыгыз, аның кысаларында актуаль сорауларга җавап алырга мөмкин. Бу очрашулар даими үткәрелергә тиеш. Аларның нәтиҗәләре буенча протоколлар төзергә, алар белән инициативалы төркем вәкилләрен таныштырырга, ә алга таба алар буенча өлешчеләр алдында хисап тотарга кирәк», - диде Радий Хәбиров.



Фото: "Башинформ" сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»