Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Түләүләр – аерым контрольдә

Түләүләр – аерым контрольдә
21.02.2019 / Сәясәт

Түләүләр –  аерым контрольдәБашкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәргән видеоселектор киңәшмәсендә катнашты.

Премьер-министр белдерүенчә, көнкүреш калдыклары әйләнеше мәсьәләләрен хәл итүгә кагылышлы барлык вәкаләтләр Русия Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында тупланган. Шулай ук, “Русия экология операторы” булдырылган, ул барлык төбәк операторлары эшчәнлеген контрольдә тотачак.
– Әлегә барлык башлангычлар, үзгәрешләр тоткарлыксыз башкарыла, – диде Дмитрий Медведев. – Максат әлеге тармакны үзгәртеп корудан гына тормый, иң мөһиме – чүп-чар чыгару өчен хакларның нигезсез һәм кинәт күтәрелүен булдырмау. Әлеге теманы аерым контрольдә тоту кирәк, шул исәптән Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан да. Кайбер төбәкләрдә хаклы ялдагыларга, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә ташламалы тарифлар билгеләнде. Бу яхшы. Губернаторларга шушы тәҗрибәгә игътибар итүне сорар идем.
Дмитрий Медведев тирә-як мохиткә зыян салган өчен ставканы 2023 елга кадәр узган ел дәрәҗәсендә саклап калу турында боерыкка кул куюы турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бу халык өчен тарифларны киметергә ярдәм итәчәк.
Дмитрий Медведев, шулай ук, арытаба контейнерларда тупланган чүп-чарның фактик күләменнән чыгып түләү системасына күчү кирәклеген белдерде.
– Һәр гражданга күпме чүп туры килүен билгеләү авыр, әлбәттә, әмма кешеләр артык акча түләмәсен өчен тырышырга кирәк, – диде Премьер-министр. – Бу – төп максат. Ул гади түгел һәм әлеге өлкәдәге барлык процессларга да аерым игътибар таләп итә.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»