Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Авылны саклау — төп бурычыбыз

Авылны саклау — төп бурычыбыз
12.03.2019 / Сәясәт

Авылны саклау —  төп бурычыбызБашкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Республика йортында “ЭкоНива” компанияләр төркеме президенты Штефан Дюрр белән очрашты. Яклар төбәктә сөт терлекчелеге өлкәсендә яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләште.

Әлеге вакытта “Башкортстанның төньяк басуы” җәмгыятенең бүлендек предприятиесе Ярмәкәй, Бәләбәй, Бишбүләк районнарында 15 400 баш савым сыерына исәпләнгән дүрт сөтчелек комплексы төзергә планлаштыра. Аларның еллык җитештерү куәте 124,7 мең тонна югары сыйфатлы сөт булачак. Инвестицияләр күләме 17,5 миллиард сумга бәяләнә. Нәтиҗәдә, 600 яңа эш урыны булдырылачак.
Февральдә үткән “Сочи-2019” Русия инвестиция форумында Ярмәкәй районында 2800 баш эре терлеккә исәпләнгән “Семено-Макарово” сөтчелек комплексын төзү буенча инвестиция килешүенә кул куелды. Шунда ук сөт токымлы сыерлар үрчетү өчен мәйданчык булдыру да каралган. Инвестицияләр күләме 3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Төзелешне 2019 ел ахырына кадәр төгәлләү күз уңында тотыла.
– Сезнең аграр җитештерүне үстерү мәйданы итеп Башкортстанны сайлавыгыз безнең өчен бик мөһим. Без моңа шат һәм сез планлаштырган проектларның гамәлгә ашуын көтәбез. Сез эш башлаган өч районда өстәмә эш урыннары булдырылачак һәм алар инвестицияләр алачак. Республика тарафыннан һәртөрле ярдәмгә һәм сезнең белән хезмәттәшлек итүгә әзербез, — диде Радий Хәбиров.
Штефан Дюрр, үз чиратында, төбәктә авыл хуҗалыгын үстерү өчен уңайлы шартлар тудырылуы өчен рәхмәт белдерде.
– Безнең өчен авыл — керем чыганагы гына түгел. Авылны саклау — төп бурычыбыз. Шунысы көн кебек ачык, аның киләчәге бер — ул заманча авыл булырга тиеш. Республикада утсыз, газсыз, юлсыз авыллар булырга тиеш түгел. Шуңа күрә без авыл терри­торияләре инфраструктурасын үстерүгә зур көч салачакбыз, — диде төбәк җитәкчесе.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»