Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сибай карьерында эш 26 мартта төгәлләнергә тиеш

Сибай карьерында эш 26 мартта төгәлләнергә тиеш
13.03.2019 / Сәясәт

Сибай карьерында эш 26 мартта төгәлләнергә тиешСибайда хәл тыныч, карьерны су белән тутыру планлаштырылган вакытта тәмамланачак. Бу хакта Ижевскида Идел буе федераль округы Советы утырышы тәмамланганнан соң, журналистларга Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сөйләде.

- "Ростехнадзор" тарафыннан расланган проект кысаларында барлык эшләр дә алып барыла, предприятие без әйткән темпларны саклый. Моннан тыш, хәзер кар актив эри, аның шактый күп булуы карьерда суның актив артуына ярдәм итә. Эшләр график буенча бара, 26 мартка өлгерербез дип уйлыйм, - диде, Радий Хәбиров ТАСС хәбәрчесе соравына җавап биреп.

Радий Фәрит улы сүзләренә караганда, шәһәрдәге хәл нормаль, тыныч, кешеләр яши, эшли, үз эшләре белән шөгыльләнә.

Дүшәмбе көнне Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов Сибай карьерына су тутыру эшләре 82 процентка тәмамланган, дип хәбәр итте.

- Су тутыру 549 метрдан башланды — бу бездә ноль ноктасы санала. Бүген 483 метрга җиткән, ягъни 64 метр тутырылган. Бу безнең контроль ноктадан 82 процент тәшкил итә, - ди Сибай җитәкчесе.

Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалы карьерга су тутыра. Моның өчен шахтадан су кулланыла, эшне 26 мартка төгәлләү планлаштырыла.




Фото: "Башинформ" сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»