Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Штраф... Кем кесәсеннән?

Штраф... Кем кесәсеннән?
14.03.2019 / Сәясәт

Штраф...  Кем кесәсеннән?Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Уфа шәһәренең Җәмәгать хәвефсезлеге үзәге директоры Александр Овчинников һәм Башкортстан дәүләт университеты Хокук институты директорының халыкара эшчәнлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча урынбасары Ришат Нигъмәтуллин белән очрашты.

Константин Толкачев аларның икесенә дә “Законлылыкны ныгытуга керткән өлеше өчен” дигән мактау билгесе тапшырды.
Очрашу барышында юридик кадрлар әзерләү эше, гражданнар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча күрелүче чаралар, әлеге өлкәдәге закон яңалыклары мәсьәләләре тикшерелде.
Александр Овчинников белдерүенчә, Үзәк тарафыннан ел саен гражданнар тынычлыгын бозуга бәйле – 7 мең, гаилә гаугаларына бәйле 8 меңнән артык протокол төзелә. Константин Толкачев җәмәгать тәртибен саклау өлкәсендә кисәтү эшләре алып бару мөһимлеген ассызыклады.
– Шул ук вакытта салынган штрафлар күләмен арттырырга кирәк. Бәлки, шулай ук закон чыгару дәрәҗәсендә кайбер хокук бозулар өчен җаваплылык чараларын яңадан карау ихтыяҗы да бардыр, – диде Константин Толкачев. – Әгәр дә аерым очракларны алсак, алар, гадәттә, имин булмаган, керем дәрәҗәсе болай да аз гаиләләрдә килеп туа. Нәтиҗәдә, штраф гаеплегә генә түгел, тоташ гаилә, балаларга кагыла. Моның өчен гаилә зыян күрергә тиеш түгел.

Үз хәбәрчебез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»