Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Радий Хәбиров Валентина Матвиенко белән очрашты

Радий Хәбиров Валентина Матвиенко белән очрашты
13.03.2019 / Сәясәт

Радий Хәбиров Валентина Матвиенко белән очрашты13 мартта Мәскәүдә Русия Федераль җыелышы Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эшлекле очрашу уздырды. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстаннан сенаторлар Лилия Гомәрова һәм Ирек Ялалов катнашты.

Яклар төбәкнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узган Федерация Советында Башкортстан көннәренең йомгаклары, территорияне социаль-икътисади үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

– Республика көннәре - төбәк өчен үз потенциалын, казанышларын күрсәтү, проблемалар белән уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек. Барлык комитетларда да бик эчтәлекле фикер алышулар узды. Киләчәктә Федерация Советынына теләсә нинди сораулар белән килә аласыз, ул төбәкләр палатасы булуын беләсез, – диде Валентина Матвиенко. – Безнең төп функцияләрнең берсе – Русия субъектлары мәнфәгатьләрен яклау. Сезнең сенаторларга актив эшләгән өчен рәхмәт белдерәсем килә. Алар республиканы лаеклы тәкъдим итә.

Федерация Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республика көннәре нәтиҗәләре буенча Башкортстанның социаль-икътисади үсешенә дәүләт ярдәме турында карар кабул ителәчәк.

- Республиканы Федерация Советында тәкъдим итү мөмкинлеге өчен сезгә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Без инде икенче көн эшлибез һәм барлык комитетлар безне кунакчыл һәм иптәшләрчә кабул итә, – диде Радий Хәбиров. - Бергәләп бик эчтәлекле карар әзерләдек, анда безнең республика үсешенең барлык стратегик мәсьәләләрен керттек. Комитет утырышларында Русия Хөкүмәте вәкилләре катнашуы бик мөһим. Ягъни документта финанслау мәсьәләсенә кадәр алдан уйланылган карарлар тәкъдим ителгән. Документ безнең өчен бик файдалы булыр дип ышанабыз.

Очрашудан соң Радий Хәбиров һәм Валентина Матвиенко Башкортстанның социаль-икътисади потенциалы күргәзмә-презентациясен карадылар.

Шулай ук бу көнне Радий Хәбиров Федерация Советының Федератив төзелеш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм төньяк эшләре комитеты рәисе Олег Мельниченко белән очрашты. Яклар парламентның югары палатасының Башкортстанның социаль-икътисади үсешенә дәүләт ярдәме турындагы карарын гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алышты.




Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»