Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Радий Хәбиров "Кырым язы"нда катнашты

Радий Хәбиров "Кырым язы"нда катнашты
15.03.2019 / Сәясәт

Радий Хәбиров "Кырым язы"нда катнаштыРеспублика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Кырым язы"ның бишенче еллыгына багышланган тантаналарда катнашты.

Русия Дәүләт думасы делегациясе һәм Кырым халкы белән беррәттән, ул шәһәр урамнары буйлап үтте, аннары митингта булды.

Республика җитәкчесе журналистлар сорауларына җавап бирде. Биш ел элек Кырымның Русиягә кушылуын нинди тойгылар белән каршыладыгыз дигән сорауга ул:

- Илебез, бу көннәрдә үзләрен бик кыю тотып, күпчелек тавыш белән Русия дәүләте составына керергә карар иткән кырымлылар өчен - горурлык, үзебезгә, Президентыбызга хөрмәт хисе иде ул. Бу зур вакыйганың тарихи әһәмиятен ахыргача аңлап җиткермибез әле. Кырым Русия составына кергәннең беренче көннәрендә үк Башкортстан шефлык ярдәме оештыра башлады. Безнең тугандаш шәһәрләребез, районнарыбыз барлыкка килде, бу бәйләнеш арытаба да үсешәчәк. Мин авыр вакытта безгә ярдәм иткән өчен Кырым башлыгына рәхмәтле. Ул Сибайдан 500 баланы дәвалауга кабул итте. Бу чын туганнарча мөнәсәбәт, - диде Радий Хәбиров.

Әле Башкортстан Кырым белән берлектә проектларны гамәлгә ашыра. Иң элек бу - Евпаториядә шифаханә төзү. Радий Хәбиров бүген Сергей Аксенов белән шул хакта сөйләшүләр алып барган.




Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»