Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алдагы елларда республика алдында торган бурычлар

Алдагы елларда республика алдында торган бурычлар
22.03.2019 / Сәясәт

Алдагы елларда республика алдында торган бурычлар
Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың 100 еллыгы уңаеннан "Россия 24" телеканалына әңгәмә бирде, дип язган идек инде. Ул анда якындагы өч-биш елда беренче чиратта хәл итәргә кирәкле бурычлар турында да сөйләде.


- Без уңайлы инвестицион мохит булдыру өстендә эшлибез. Бу - күппланлы бурыч. Кызганычка каршы, соңгы берничә елда республикага инвестицияләр агымы кими башлады. Без бу тискәре трендны үзгәртергә һәм, димәк, Башкортстан инвесторлары белән эшләргә телибез. Бу – беренче бурыч.

Икенче бурыч – чират буенча түгел, ә мөһимлеге буенча – милли проектлар. Бу - безнең ил Президентының масштаблы җитди проектлары. Без хәзер барлык илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өстендә эшлибез.

Без Русия Федерациясенең барлык 12 милли проектында да катнашабыз. Шактый зур күләмдә оештыру эшләре башкардык. Милли проектлар паспортларын әзерләргә, федераль хакимият органнары белән тиешле килешүләр төзергә кирәк иде. Һәм хәзерге вакытта барлык бурычларны гамәлгә ашыру этабына кердек.

Өченче. Күп кенә җитди бурычлар бар.

Без актив рәвештә уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру белән шөгыльләнәбез, һәм, гомумән, кешеләргә яшәү өчен уңайлы мохит булдыру белән шөгыльләнәбез. Безнең программалар бик күп, бу - “Башкортстан ихаталары” программасы, парк һәм иҗтимагый киңлекләр, яктырту, авыл территорияләре өчен “Туган урам” проекты, - ди Башкортстан җитәкчесе.




Фото: google.com сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»