Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Мин сезне биергә чакырмыйм!"

"Мин сезне биергә чакырмыйм!"
15.04.2019 / Сәясәт

"Мин сезне биергә чакырмыйм!"Республика җитәкчесе бүгенге оператив киңәшмәдә Башкортстанда чокыр-чакырларны ямауның 15 июньгә кадәр төгәлләнергә тиешлеген искә төшерде. Бөтен җаваплы чиновниклар да үткәрелгән эшләр буенча отчет тотачак. Ләкин бүген шәһәр һәм районнарда әлеге юнәлештә эшләр тиешле дәрәҗәгә куелган дип булмый.

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, узган атнада 62 мең чокыр тигезләнгән. Белорет, Борай, Әлшәй районнарында нәтиҗәләр яхшы. Уфа, Стәрлетамак һәм Күмертау шәһәрләрендә исә тиешле күрсәткечләргә ирешелмәгән.

Ел башыннан юлчылар 90 мең чокыр ямаган. Уфада бу юнәлештә тәүлек әйләнәсенә 15 бригада эшли. “Бездә шәһәр һәм республика карталары эшли. Бергә заявкалар исәбен алып барабыз. Бу юнәлештә эшләрне, былтыргы белән чагыштырганда, 5 тапкыр арттырдык”, — диде Уфа мэры Өлфәт Мостафин.

Гомумән алганда, Радий Хәбиров районнарда чокырларны ямау эшеннән канәгатьсезлек белдерде һәм бер атнада хәлне төзәтергә кушты.

— Район башлыклары, сез мине аңламыйсызмы әллә? Сезгә республиканың власть органы күрсәтмә бирә икән, аны үтәргә кирәк! Мин сезне биергә чакырмыйм бит, чокырларны ямавыгызны сорыйм. Проблемаларны хәл итегез, моның өчен сезнең бер атна вакытыгыз бар. Миңа шалтырата аласыз, сөйләшүгә мин һәрвакыт әзер, — диде республика җитәкчесе.




Фото: dorig.net.ua



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»