Кызыл таң » Сәясәт » 11-07-2018: Урындагы үзидарә – мөһим мәсьәлә

Урындагы үзидарә – мөһим мәсьәлә

Урындагы үзидарә – мөһим мәсьәләДәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Федерация Советы каршындагы Урындагы үзидарә советы утырышында катнашты. Анда территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

Чарада чыгыш ясап, Константин Толкачев, һәр төбәк территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыруны һәм үстерүне үзаллы хәл итә, дип белдерде.
-- Республикада территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү максатында 2012 елда “Башкортстанда коммерциягә нигезләнмәгән социаль юнәлештә эшләүче оешмаларга дәүләт ярдәме турында” Закон кабул ителде, -- диде Константин Борисович. -- Территориаль иҗтимагый үзидарә институты республиканың күпчелек шәһәр һәм районнарында кертелгән. Агымдагы елның җәй башына Башкортстанда 500гә якын шундый оешма эшли, аларның 7се юридик берәмлек буларак теркәлгән.
Республика парламенты җитәкчесе фикеренчә, әлеге институтны үстерүне тоткарлаучы киртәләр бар. Беренчедән, территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру һәм эшләтү өчен тиешле хокукый нигез юк. Мисал өчен, коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларны юстиция органнарында юридик берәмлек буларак теркәп булмый. Ә юридик берәмлек булмаса, ул эшли алмый, грантлар ярдәмендә финансланмый. Икенчедән, территориаль иҗтимагый үзидарәнең матди ресурслары юк. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен бу өлкәдәге законнарны камилләштерергә кирәк.

Кире күчергәБасып чыгарырга