Кызыл таң » Сәясәт » 12-07-2018: Партия конференцияләре үтте

Партия конференцияләре үтте

Партия конференцияләре үтте“Русия патриотлары” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе конференциясенең икенче этабы үтте. Анда алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидатлар исемлеге күрсәтелде.

Гомумреспублика исемлегенең башында “Русия патриотлары” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Заһир Хәкимов тора. Исемлекнең өчлегенә элекке Прокуратура һәм Тикшерү комитеты тикшерүчесе, “Вектор” һәм “Лаборатория энергетики и безопасности” җәмгыятьләренең юридик идарәсе һәм хәвефсезлек хезмәте башлыгы Артем Козлов һәм бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы депутаты, “Өченче трест” компанияләр төркеменең үсеш буенча директоры Вячеслав Якин керә. Партия исемлеге буенча 180 кандидат күрсәтелде. “Русия патриотлары” партиясеннән кандидатлар барлык 55 бермандатлы округларда да депутат урыны өчен көрәшәчәк.

***

ЛДПР сәяси партиясе рәисе Владимир Жириновский Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты мандаты өчен көрәшәчәк. Либерал-демократларның Уфада үткән конференциясендә шундый карар кабул ителде. Партия бердәм сайлау округы буенча — 113, ә бермандатлы округлар буенча 55 кандидат күрсәтә.
Партия исемлегенең өчлегенә ЛДПР рәисе Владимир Жириновский, Дәүләт думасы депутаты Иван Сухарев һәм партиянең төбәк бүлекчәсе координаторы Дмитрий Иванов керә. Дим районыннан сайлауда әле Уфа шәһәр Советында депутат булып торучы Вячеслав Рябов катнашачак.
Партия мөһим сәяси кампаниягә җитди әзерләнә. “Халык кандидаты” конкурсы үткән. Конкурста җиңүче Владислав Васильев исемлек буенча да, бермандатлы округ буенча да сайлауда катнашачак.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Кире күчергәБасып чыгарырга