Кызыл таң » Сәясәт » 29-07-2017: Үзәктә – хәвефсезлек һәм фән

Үзәктә – хәвефсезлек һәм фән

Үзәктә – хәвефсезлек һәм фән Республика Хөкүмәте утырышы үтте. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты. Утырышта “Башкортстан Республикасында табигый һәм техноген төрдәге гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм нәтиҗәләрен киметү” һәм “Башкортстан Республикасында фәнне һәм технологияләрне үстерү” дәүләт программалары турында сүз барды.

– Бүген җитди мәсьәләләр турында фикер алышабыз, – диде Рөстәм Хәмитов. – Ике программа да игътибарга лаек. Республика юлларында аянычлы хәлләрдә гомерләр кыела. Сәнәгать предприятиеләрендәге техноген характердагы хәвеф-хәтәрне дә алдан кисәтү мөһим. Соңгы елларда табигать тә зур мәшәкатьләр тудыра. Аеруча агросәнәгатькә. Кыш дәвамында явым-төшем күп булуы, җәен яңгырлар явуы, көчле җилләр чыгуы уңышка зур зыян салды. Гарасат төбәк халкын да борчый. Мондый хәл-шартларда гадәттән тыш хәлләрне алдан кисәтү, аларның йогынтысын киметү, бәлагә тарыганнарга ярдәм итү игътибар үзәгендә булырга тиеш. Югары технологияләр чорында фәнне үстермичә икътисади үсешкә ирешеп булмый. Шуңа күрә, фәнне үстерү мөһим. Бүген тәкъдим ителәсе программага зур өметләр баглыйбыз.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров “Башкортстан Республикасында табигый һәм техноген төрдәге гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм нәтиҗәләрен киметү” дәүләт программасының, әһәмияте һәм аны гамәлгә ашыру өчен таләп ителгән чыгымнар турында сөйләде.
Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов “Башкортстан Республикасында фәнне һәм технологияләрне үстерү” дәүләт программасын кабул итәргә тәкъдим кертте. Аның чыгышы төбәктә фәнне үстерү мөмкинлекләре, тармакны борчыган мөһим мәсьәләләргә багышланды. Нәтиҗәдә, программа расланды.
Киләчәктә программаларның нәтиҗәлелеген бәһаләгәндә тәгаен нәтиҗәләргә зуррак игътибар бүленәчәк.

Кире күчергәБасып чыгарырга