Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Эшлекле татар гүзәле

03.04: Эшлекле татар гүзәле

Эшлекле  татар гүзәлеАльбина Газиева кебек изге күңелле кешеләр тормышны ямьли.

Кызарып баеган кояшның балкуы, йолдызларның сихри җемелдәве матур, әмма кеше гомеренә ни җитә! Уфа шәһәрендә соклангыч гомер кичерүче, кешеләргә изгелек кылучы, кояш кебек тирә-юньгә нур сибүче, ачык йөзле, шат күңелле Альбина Газиева кебек асыл кешеләр белән ямьле дөньябыз. Ул — чын-чыннан эшлекле татар гүзәле!


Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк, психологияне, спорт­ны, аеруча тау чаң­гысын үз итүче, фитнес клубка йөрергә яратучы Альбина ханым Дүртөйле шәһәрендә гомерләрен медицинага багышлаган Рита Дәүли кызы һәм Фәнил Нияз улы Әхмәтовларның искиткеч күркәм гаиләсендә туып-үсеп, буй җиткергән.
— ‒Дүртөйледәге 3нче урта мәктәпне, шулай ук музыка мәктәбен уңышлы тәмам­лагач, әти-әниемнең һөнә­ренә тугры калып, Башкортстан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетында белем алдым. Аннары 14 ел башка­ланың 46нчы поликлиникасында ультратавыш тикше­рүе табибы булып хезмәт салдым, — ‒ди Альбина Фәнил кызы. ‒— Төп эшемнән тыш, Венгриянең Русиядәге “ЭГИС” фармацевтика заводы вәкилле­гендә төбәк менеджеры булып эшлә­дем, тәҗрибә туп­ладым.
Узган елдан ул Швеция, Литвада урнашкан “АВА Marketing Group” компа­ниясенең Русиядәге вә­киллегенә җитәкчелек итә һәм аның рәсми вәкиле булып тора. Әлеге компания башкаланың Ленин урамында “Кәрвансарай” сәүдә үзәге бинасы белән янә­шәдә урнашкан. Альбина Газиева җитәкчелегендә 350 кеше эшли. Ул дөнья­ның төрле төбәкләре белән актив хезмәттәшлек итә, еш кына рәсми очрашуларда, киңәшмәләрдә катнаша, тәҗрибә уртаклаша.
–‒ Безнең максат – халык мәнфәгатьләрен кайгырту, клиентларыбызга елына яхшы керем алу, Европа шартларында кечкенә процентлы кредит алу мөм­кинлеге тудыру, — дип сүзен дәвам итә Альбина ханым. ‒— Компаниябез торак сатып алучыларга Европа ипотека кредитлавын елына шактый кечкенә процент белән түләү мөмкинлеге бирә. Бездә шулай ук клиентларны бәхетсезлек очрагыннан 10 мең долларга страховкалау каралган.
Һәркем белән уртак тел табып эш итүче, үзен булдыклы һәм хәстәрлекле җитәкче итеп таныткан Альбина Газиева халыкка югары сыйфатлы косметология хезмәте дә күрсәтә, матурлык өләшә. Үзегезне кызыксындырган сораулар белән аңа түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 8-917-341-53-70. Рәхим итегез!
Сабыр холыклы, кешелекле һәм кечелекле Альбина Фәнил кызы гаиләсе белән дә бәхетле: хәс­тәрлекле хуҗабикә, үрнәкле ана ул. Җәмәгате, Уфа егете Рөстәм Ринат улы белән соклангыч гомер кичерәләр, кызлары Диананы үстергәннәр, аңа Уфа дәүләт нефть техник университетында белем алырга ярдәм иткәннәр. Рөстәм әфәнде отставкадагы подполковник. Башкортстан дәүләт медицина универ­ситетының педиатрия факультетын тәмамлап, озак еллар башкалада полиция тармагында югары вазыйфалар башкарган. Аннары республика медицина-социаль экспертиза идарә­сенең баш табиб урынбасары булып эшләгән. Хә­зерге вакытта ул кызлары Диана белән “ABA Marketing Group” компа­ниясендә финанс киңәшче вазыйфасын башкара.
Иртәгә, 4 апрельдә, көннән-көн яз сулышы сизелгән илаһи мизгелдә Альбина ханым алтын юбилеен билгели. Бу уңайдан аны гаиләсе, әти-әнисе, кайнанасы, барлык туганнары шушы истәлекле гомер бәйрәме белән кайнар тәбрикләп, бәхетле миз­гелләрдән генә торган куанычлы озын гомер, ныклы сәламәтлек, җаваплы һәм тынгысыз эшендә уңышлар, гаилә иминлеге телиләр.
Хөрмәтле Альбина Фә­нил кызы!
Алдагы юбилейларыгызны да сәламәт булып, әти-әниегезне, якыннарыгызны сөендереп, җәмәгатегез белән кызыгызның, хез­мәттәшләрегезнең кадер-хөрмәтен күреп, шатлык-куанычлар, хезмәт уңыш­лары белән каршыларга насыйп булсын!

Сызылып аткан алсу
таңнар
Килсен Сезгә кояш, нур
булып.
Сәламәтлек, шатлык
юлдаш булсын,
Куанычлар килсен
ургылып.

Ак бәхетләр Сезгә
юлдаш булсын,
Күтәренке булсын
күңелегез.
Сау-сәламәт, куанычта
гына
Гөрләп үтсен һәрбер
көнегез.

Парлап канат кагу
җиңелрәк,
Язмыш Сезне ялгыз
итмәсен.
Бәхет чишмәләре ургып
торсын,
Мәңге шулай суы
кипмәсен!


Әхнәф ӘМИНЕВ.
Уфа шәһәре.





Басып чыгарырга



Башкалада Игезәкләр фестивале үтәчәк
Вчера, 10:48 :: Төрлесеннән
Башкалада Игезәкләр фестивале үтәчәк
Чалгы моңын сагынам...
13-07-2018 :: Төрлесеннән
Чалгы моңын сагынам...
Без – бергә!
13-07-2018 :: Төрлесеннән
Без – бергә!
Бал кортлары... ЮХХДИга каршы
12-07-2018 :: Төрлесеннән
Бал кортлары... ЮХХДИга каршы
Шифалы ләм үзебездә дә бар!
11-07-2018 :: Төрлесеннән
Шифалы ләм үзебездә дә бар!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»