Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Кунак ашы – кара-каршы

12.04: Кунак ашы – кара-каршы

Кунак ашы –  кара-каршыОктябрьский һәм Туймазы ветераннары җанлы аралашып яши.

Соңгы елларда республика төбәкләрендә өлкән яшьтәгеләрне җәмәгать эшчәнлегенә җәлеп итү, аларда тормышка кызыксыну уяту максатында ветераннар оешмалары үз эшчәнлеген активлаштыра. Бу юнәлештә Туймазы һәм Октябрьский шәһәр­ләрендә бай тәҗрибә тупланган. Ике төбәк ветераннар оешмаларында тәҗрибә уртаклашу өчен даими рәвештә очрашулар үткәрү матур гадәткә әверелде.


Агымдагы ел башында Туймазыда пенсионер­ларның координация-ресурс үзәге “Елларым – минем байлыгым” җәмәгать оешмасы тарафыннан “Социаль технология 50+” исеме астында семинар үт­кәрелгән иде. Анда шәһәр хакимияте, аның бүлекләре, өлкән буын белән эш алып баруда җаваплы җәмәгать­челек оешмалары вәкил­ләре белән берлектә Октябрьскийдан ветеран­нарның зур делегациясе дә катнашты. Әйтергә кирәк, секцияләр утырышында активлык күрсәтеп, Октябрьский вәкилләре ветераннар хәрәкәтендә үзләре туплаган бай тәҗрибә белән ихлас уртаклашты. Бер сүз белән әйткәндә, Туймазыдагы ветераннар очрашуы яңа төсмерләр белән баеды. Әлеге үзенчәлекне күздә тотып, ике шәһәр ветераннары аралашуын даими нигездә алып бару турында килешенде.
Шушы көннәрдә Туймазыдагы Гөлнара Миң­негалива җитәкчелегендә “Елларым – минем байлыгым” җәмәгать оешмасыннан ун кешедән торган делегация дуслык җепләрен ныгыту һәм тәҗрибә уртаклашу максатында җавап визиты белән Октябрьскийга килде. Очрашуның програмасы бай эчтәлекле иде. Тәүдә кунаклар А. Шокуров исемендәге тарих-төбәкне өйрәнү музеенда булды. Биредә аларны экскурсовод Лениза Шакирова “Вакыт елгасы” экспозициясе белән таныштырды, аннары шәһәр буенча сәя­хәткә алып чыкты. Туймазы кунаклары соңгы чорда Октябрьскийның нык яңа­руын, күркәмләнүен билге­ләде. Атап әйткәндә, Юрий Гагарин исемендәге һәм Җиңү паркларындагы матур үзгәрешләр алар күңе­ленә аеруча хуш килде. Моннан тыш, кунаклар шәһәрнең истәлекле урыннарында булды.
Аннары очрашуда катнашучылар Октябрьский спорт ветераннары шәһәр советы рәисе Фоарис Зарипов, “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы генеральный директоры урынбасары Екатерина Кобища җитәкчелегендә “Яшә, Җир!” эзләнүчеләр төркеме­нең хәрби-тарих музее белән танышты. Музей директоры Равил Кашапов эзтабарлар отрядының соңгы чордагы эшчәнлеге турында сөйләде, эзләнү­ләр алып барылган сугышчан урыннардан җыелган хәрби экспонатлар белән таныштырды.
Музей белән танышудан соң очрашу ирекле фикер алышу рәвешендә барды. Чарада Октябрьский спорт ветераннарыннан зур төркем катнашты. Алар арасында данлыклы спортчы, чаңгы буенча берничә тапкыр СССР, БАССР чемпионы Тимерҗан Идрисов та бар иде. Картаюны бел­мәгән ветеран бүген дә сафта кала. Очрашуда ул кунакларга җырлар да, “Синең кешеләрең, Октябрьский” дип исемләнгән яңа китабын да бүләк итте.
Шәһәрнең спорт ветераннары советы рәисе Фоарис Зарипов “Альтернатива” заводында ветераннар хәрәкәтенең үрнәкле оештырылуын билгеләп, өлкән буын турында кайгыртучанлык күрсәткән өчен предприятие җитәкчесе Раил Фәхретдинов исеменә рәх­мәт сүзләрен җиткерде. Екатерина Кобища Ок­тябрь­скийның икътисади тормышында күренекле урын тотучы “Альтернатива” заво­дының тарихы белән кыскача таныштырды, бүген­гесе турында сөйләде. Берлектәге чара ахырында Екатерина Владимировна җитәкче исе­меннән кунакларга истә­лекле бүләкләр тапшырды.
Фикер алышулар чәй табыны артында дәвам итте. Баянчы Николай Павлов кунакларның күңелләрен дәртле җырлары белән ачты.
Очрашу ахырында кунаклар “Альтернатива” заводы эшчәнлеге белән якыннан танышу теләге белдерде. Әлеге чараны май аена билгеләделәр.

Надежда САДЫЙКОВА.





Басып чыгарырга



Гадел юридик  ярдәм — намус эше
Сегодня, 00:00 :: Төрлесеннән
Гадел юридик ярдәм — намус эше
Мәскәү - иң якты шәһәрләрнең берсе!
Вчера, 10:41 :: Төрлесеннән
Мәскәү - иң якты шәһәрләрнең берсе!
Чалгы моңын сагынам...
13-07-2018 :: Төрлесеннән
Чалгы моңын сагынам...
Без – бергә!
13-07-2018 :: Төрлесеннән
Без – бергә!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»