Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мобиль кушымта – тормышны яхшырта!

Мобиль кушымта – тормышны яхшырта!
06.09.2018 / Төрлесеннән

Мобиль кушымта –  тормышны яхшырта!Аны кулланып, бик күп эшләрне җиңеләйтергә мөмкин.

Бүген кесә телефоны кеше тормышында мөһим роль уйный. Ул күп функциягә ия: телефон аша музыка тыңларга, уен уйнарга, фото-видео төшерергә, такси чакыртырга, кибеттә азык-төлек өчен түләргә, чит илдән – әйберләр, самолетка билетлар сатып алырга, хәтта югалган кешене эзләргә мөмкин. Көн дә диярлек кесә телефонына мобиль кушымталар чыгарыла. Нәкъ шулар турында сүз алып барырга телим.


“Юл инспекциясе” проекты күптән түгел “Начар юллар” дип аталган мобиль кушымта уйлап тапты. Аның аша люк ачылган юлны, чокыр-чакырларны, эшләмәгән светофорны, юл ремонты барган урамны күзәтергә була. Бу кушымтаны кесә телефонына онлай-кибет аша бушлай кертә аласыз.
Начар күрүче һәм ише­түче кешеләр өчен Артур Шәйхаттаров мобиль кушымта уйлап тапты. Бу проект Морзе әлифбасы принцибы буенча эшли: кесә телефоны аша җи­бәрелгән хәбәр кешегә вибрация ысулы белән барып җитә. Аны гамәлгә ашыру өчен Артур быел февраль аенда 500 мең сумлык грантка ия булды. Бу кушымта начар күрүче һәм ишетүче кешеләр өчен аралашуда зур ярдәм була.
“Татар-информ” мәгъ­лүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Илдар Фәйзуллин татарлар өчен мобиль кушымта уйлап тапкан.
“Проект татар миллә­теннән булган кешеләрне берләштерүне, алар өчен мәгълүмати кыр булдыруны, тарихи, рухи, әхлакый байлыкларны саклауны, татар эшкуарларын һәм ком­панияләрен күтәрүне максат итеп куя”, — ди Илдар Фәйзуллин. Бу кушымта ярдәмендә күп кенә файдалы мәгъ­лүмат табарга, товар сатуда һәм хезмәтләр күрсәтүдә махсус тәкъ­димнәр алырга, кызыклы эш табарга, шәһәрдә якындагы милли чаралар турында белергә, татарлар белән танышырга һәм аралашырга мөмкин.
Мобиль кушымталар көндәлек тормышыбызны яхшырта, җиңеләйтә. Сәя­хәткә чыксагыз, кесә телефоны аша кирәк урыннарны таба аласыз. Тагын да кызыклырак мобиль кушымталар чыгу көтелә. Алар безгә тик файда гына китерер дип өметләник.

Ример НАСРЕТДИНОВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»