Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Таш-Елгада – “Кое бәйрәме”

Таш-Елгада – “Кое бәйрәме”
07.09.2018 / Төрлесеннән

Таш-Елгада – “Кое бәйрәме”Дүртөйле районында күркәм йолалар яңара.

“Кое бәйрәме”. Дүртөйле районының шау-шулы шәһәрдән ерак, урман буенда урнашкан Таш-Елга авылында үткән чара шулай дип аталды. Бераз ятрак яңгыраса да, шуны әйтик: бөтен яңа да онытылган иске ич, күп халыклар гасырлар дәвамында суга багышланган көнне билгеләп үткән.


Суы ага агач улактан...

— Чишмәләрне халык борын-борыннан бик саклаган, аларга багышлап бәйрәмнәр уздырган, — ди “Кое бәйрәме”нең төп оештыручысы, Дүртөйле районының Иске Кәңгеш мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Флидә Сәхипова. — Цивилизация уңайлыклары коеларны кысрыклады, тик Таш-Елгада барысы да элеккечә: биредә суүткәргечләр юк һәм коелар эчәргә яраклы суның бердәнбер чыганагы булып тора.
Мин Таш-Елгада туып-үстем. Безгә шифалы су эчергән урман чишмәсе онытылмый. Ул берничә метр тирәнлектән бәреп чыга, суы агач улактан агып төшә иде. Шундый ук ике чишмә белән кушылып, алар гаҗәеп матур бер җирдә Агыйделгә коя, ул урында елга, гүзәл утрау барлыкка китереп, икегә аерыла. Чишмәләр бәреп чыккан ташлы әрәмәлекне “Таштау” дип атыйлар.
Чишмәләрне зурлау бәйрәме төрле милләтләрдә яшәп килгән. Православие тарафдарлары кое казуны теләсә кайсы вакытта башкармаган, моның өчен аларның аеруча уңай дип исәпләнгән Федор Колодезник көне бар.
Эчәр суга әлегә кытлык кичермибез, Ходайга шөкер. Тик, галимнәр фаразлавынча, ун елдан соң Җир йөзендәге халыкның өчтән ике өлеше теге яки бу дәрәҗәдә эчәр су җитмәүдән җәфаланачак.

Таш-Елга землянкалары

Әлеге авыл борынгы түгел, узган гасырда гына барлыкка килгән. Агым буенча түбәндәрәк Аткүл дигән күл буенда шулай дип аталган авыл була. Аны һәрвакыт су баса. Ташкын вакытында балыклар читәнгә эләгеп кала. Аларны халык шуннан җыя. Йорт-ихаталары ныклап су астында кала торган урында урнашкан ике гаилә бирегә күченергә карар итә. Ә 80нче елларда Аткүлне бөтенләй күчерәләр, Түбән Кама сусаклагычы төзелү сәбәпле, авыл су астында калырга тиеш була. Аннары Таш-Елгага Йосып авылыннан күченеп киләләр. Ул авыл кешеләре дә су басудан гел җәфа чигә.
Флидә Сәхипованың әтисе ягыннан ата-бабалары Аткүл авылыннан. Әнисе – Иске Кәңгештән. Башта землянкаларда яшиләр. Тора-бара агачтан йорт төзи башлыйлар.

Чиләкләрем мөлдерәмә!

Бүген иң яхшы коеларның берсе Флүр Гомәров ихатасында. Хаклы ялга чыккач, хатыны Зөһрә Лотфир кызы белән биредә йорт төзегән алар. Икесе дә Дүртөйледә укытучы булып эшләгән.
Бәйрәм алар ихатасыннан башланды. Хуҗа Флүр Бәкер улы, коесыннан су алып, барлык чиләкләрне тутырды. Бу су оештырылган уеннар барышында бик ярап куйды. Су биргән өчен коега кыйммәтле бүләк куелды.
Таш-Елгада клуб юк. Тик Флидә Сәхипова туган авылын онытмый, еш кына биредә төрле чаралар оештыра: язын — “Карга боткасы”, җәен — “Кое бәйрәме”. Аларда өлкәннәр бик теләп катнаша һәм яшь буынга онытылып барган халык уеннары үрнәкләрен күрсәтә, өйрәтә.
Бәйрәмдә күптөрле уеннар уйналды. Катнашучыларга мөлдерәмә тулы чиләкләр белән, суның тамчысын да түкмичә, ярышырга да, кашык белән су ташып, чиләкне тутырырга да туры килде.
Бәйгеләрдә, нигездә, ике авыл командасы ярышты. Таш-Елгадан — Зөлфирә Бикчурина, Нур Исламов, Гөлсинә Нурисламова, Лира Газизова, Флорида Фазылҗанова, Иске Кәң­гештән Әлфира Ситдыйкова, Рәсимә Имаева, Илүсә Каһарманова, Әнвәрә Шәрипова, Хәнә Нигъмәтуллина, Ифира Тимергалиева, Ревенер Гыйлемханов, Гадел Сәлимханов җитезлек һәм уңганлыкларын, спорт белән дус яшәүләрен дәлилләде.

Нинди коелар була?

Викторинадагы сорауларның берсе нәкъ шундый иде. Җаваплар көттермәде: “Кое-торна!” Бу атама чиләкне күтәрү механизмының эш алымыннан килеп чыккан. Торна — бер башына авыр әйбер асылган, икенче башына чиләк эленгән киртә-рычаг. “Торна”ның бер “тәпие” булып, ул җиргә кагылган.
Киң таралу алган икенче ысул – чыгыр, ягъни бер метрдан озынрак цилиндр-бүрәнә, аның тимер рычагы бар. Чыгырны әйләндергәндә чылбыр бүрәнәгә урала һәм чылбыр очына эленгән чиләкне күтәрә.
Ике ысул да акчалата чыгым таләп итми. Бүген, нигездә, халык чылбыр түгел, киловаттларны “ураучы” насос куллана.
Бәйрәмдә Үзбәкстанның Сардоба шәһәреннән килгән кунаклар да бар иде. Алар “сардоба” сүзенең җир асты суүткәргече төшенчәсен аңлатуын әйтте. Сардоба, нигездә, Урта Азиядә җир астында тоташкан дистәләгән коедан тора. Анда җир асты суы җыела һәм, гадәттә, махсус эшләнгән чокыр урында бәреп чыга.

Челтәр элдем читәнгә...

Безнең халык элек-электән мавыктыргыч җырлы уеннар туплаган гаҗәеп мәдәни мираска ия. Бәйрәмдә шу­ларның күбесен искә төшерделәр (“Челтәр элдем читәнгә”, “Аера”, “Кушкулым”, Әпипә”, “Тала-тала”, “Кара-каршы”). Татар, башкорт, урыс, мари, хәтта инглиз телләрендә җырлар яңгырады. Айвар Гайнетдинов, Юлия Гайнетдинова башкаруындагы җыр­ларны, баянчылар Илфар Сәгатдинов, Әхнәф Ситдыйковның чыгышларын тамашачы аеруча яратты.
Бәйрәмдә актив катнашучылар бүләкләр алды. Ә чарага халык күп җыелган иде, гәрчә авылда бүген 23 кенә кеше теркәлгән булса да. Яше-картының күңелендә “Кое бәйрәме” иң матур җәйге хатирәләрнең берсе булып озак сакланыр.

Илдус ТИМЕРХАНОВ,
Русия һәм Башкортстан
Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Яңа балалар тудыру йорты булачак
Вчера, 22:07 :: Сәламәтлек саклау
Яңа балалар тудыру йорты булачак
Ярдәм булачак!
Вчера, 21:20 :: Сәясәт
Ярдәм булачак!
Башкортстан -- лидерлыкта!
Вчера, 20:45 :: Җәмгыять
Башкортстан -- лидерлыкта!
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Вчера, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»