Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гуманоид? Түгел, бәрәңге!

Гуманоид? Түгел, бәрәңге!
14.09.2018 / Төрлесеннән

Гуманоид? Түгел, бәрәңге!Соңгы берничә елда әллә ни куандырмаса да, шөкер, быел уңды бәрәңге! Көзнең матур көннәрендә тирләп-пешеп бакчада бәрәңге алучылар, эштән туктап, бераз елмаеп алсын, яисә уйлана калсын, дипме, шаярта табигать. Менә шундый гуманоид сәламли үзләрен. Әллә скафандрлы кешеме? Һәм тагын әллә күпме могҗиза көтә игътибарлы бакчачыларны.

Әниле-уллы кайдадыр ашыгып китеп баручы менә бу ике зат та җирдәгеләргә охшамаган, шулай бит? Әллә безгә генә күренми яшиләр микән?

Гуманоид? Түгел, бәрәңге!


Ә менә монысы үзебезнең ташбака. Аркасына ике баласын утыртканмы, таш төягәнме? Монысы сезнең фантазиягә бәйле, дуслар.

Гуманоид? Түгел, бәрәңге!


Бәрәңгегә тычканнар да битараф түгел икән. Ныклап кочаклап алган да кимерергә чамалый менә шушы кыр тычканы. Күрә алдыгызмы сез дә?

Гуманоид? Түгел, бәрәңге!


Монысы инде гап-гади эмбрион, ә үзе бәрәңге.

Гуманоид? Түгел, бәрәңге!


Сак бул, Алып батырмы, Камырбатырмы, чукмары белән селтәнеп, Диюгә каршы чыкканмы?

Гуманоид? Түгел, бәрәңге!


Нәрсә нәрсә, ә диюләр монда бихисап. Зурысы кирәкме, кечкенәсеме, җаның ниндиен тели. Әллә монстрлармы, ә бәлки җен-пәри затыдыр. Рәхим итегез, үзләре бер чиләк алар.

Гуманоид? Түгел, бәрәңге!


Ә менә бу шук малай шат күңел белән тау шуа. Кар булмавына да әллә ни борчылмый. Авызы колагында.

Гуманоид? Түгел, бәрәңге!


Монда хәтта республика картасын да күрергә мөмкин.

Гуманоид? Түгел, бәрәңге!


Гасырлар төпкеленнән моңсу күзләре белән кечкенә улын иярткән Сөембикә дә карап тора хәтта.

Гуманоид? Түгел, бәрәңге!


Бихисап мул уңыш белән менә шундый могҗизалы бәрәңгеләрне Туймазы районының Райман авылында яшәүче Светлана Нуртдинованың бакчасыннан казып чыгарганнар.



Фото: Резеда Рәисова фотолары.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




ФАП бар, шарт юк...
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
ФАП бар, шарт юк...
Чыршы бәйрәме чакыра!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Чыршы бәйрәме чакыра!
Өлешчегә төшкән “көмеш”...
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Өлешчегә төшкән “көмеш”...
Уфа Казан тәҗрибәсен өйрәнә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Уфа Казан тәҗрибәсен өйрәнә
Кызыл розалар
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Кызыл розалар
Әкияткә ышаныйк!
Сегодня, 00:00 :: Календарьда бу көн
Әкияткә ышаныйк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»