Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Киң күңелле Малай

Киң күңелле Малай
14.09.2018 / Төрлесеннән

 Киң күңелле МалайКырмыскалы районындагы бай тарихлы башкорт авылы бик күп милләт вәкилләрен сыендырган.

Элек-электән хәзерге Башкортстан җирләрендә төп халыклар саналган башкортлар һәм татарлар дустанә мөнәсәбәттә яшәп, халыклар дуслыгын гасырлар дәвамында саклап кала алганнар. Ә моның җирлеге гади, чөнки башкорт кабиләләре белән беррәттән, төрки халыклары кавеменнән булган болгарлар, нугайлар Казан ханлыгына ясак түләп, шул чорларда йөкләтелгән хәрби бурычларны бергә күмәкләшеп үтәп яшәгәннәр. Гомумән, татар һәм башкортларның дуслыгына мисаллар күп, алар тарих дәвамында шактый җыелган. Моны Кырмыскалы районының Малай авылы тарихында да ачык төсмерләргә мөмкин.


Башкортстан матбугаты ветераны, журналист Фәнил Кодакаев туган авылы Ма-лай­ның үткәнен җентекләп өйрәнеп, аның тарихына һәм бүгенге чорына багышланган берничә китап-җыентык бас­тырып чыгарды. 2018 елда дөнья күргән “Малайда туганнар” (“Рожденные в Малаево”) дип исемләнгәнендә тарихи чыганаклар янә дә тулыландырылган. Гомумән, асаба башкортлар нигезләгән авыллардагы кебек, Малайда да төп утрак халык башка милләт вәкилләре белән берлектә гомер кичергән. Дуслык, гадәттә, кайчан беленә? Ил өстенә бәла-каза килгәндә. Казан ханлыгы җимерелгәч, качаклар хәзерге Башкортстан җирләренә омтылалар, төрле төбәкләрдә сыену урыны табып, авыллар коралар. Күченеп килү­че­ләр агымы ХVI гасырда янә дә артуы билгеле. Казан татарлары элегрәк күченеп килгән төбәкләрдә халыкка сөренте җирләр җитешмәү сәбәпле, аерым гаиләләр биләмәләре иркен­рәк, тормыш көтү өчен уңай-лырак төбәкләргә китәргә мәҗбүр булалар. 1795 елгы исәп алу (Ревизская сказка) документларында Малай авылында типтәр Бүребай Әбделманов гаиләсе теркәл-гән. Аның Тазлар авылыннан килгән икәнлеге күрсәтелә. Типтәр Бүребайның ике хатыны була, беренчесе — Ишбикә Ишимова чыгышы белән Сарт-Чишмә авылыннан, 1785 елда вафат булган. Бүребай Әбделмановның икенче хатыны Әлимбикәдән Динислам атлы улы (1774 елда туганлыгы теркәлгән), Гөльямал (1785), Сәхибьямал (1787) исемле кызлары да күрсәтелгән.
1850 елгы исәп алу материаллары буенча Малай авылында бу чорда типтәр-ләрдән 5 ир-ат һәм 4 хатын-кыз яшәве мәгълүм.
Гомумән, Малай авылы халкының киң күңеллелеген гасырлар дәвамында саклап кала алуына сокланмый мөмкин түгел. Әлеге фикергә, әлбәттә, беренче күченүчеләр теркәлгәннән соң 140 еллап вакыт үткәч, Малай авылында Совет чорында булган вакыйгалар да куәт өсти. Тарихи чыганаклардан күренүенчә, 1935-36 елларда Башкорт­станның аерым районнарында, шул исәптән хәзерге Благоварның Чәрмәсән елгасы төбәгендәге авылларда зур корылык була: игеннәр уңмый, елгаларда су бетә, көтүлекләрдә үләннәр кибә һ.б. Мондый шартларда төбәкнең Иске Сынташ авылыннан уннан артык гаилә туып-үскән җирләрен ташлап, районнан шактый гына еракта (150 чакрым) урнашкан Кырмыскалының Малай авылына күченергә карар итә. 1938 елда була бу хәл. Бу юлларның авторына журналист тикшерүе үткәргәндә Малай авылында булып, күченү­челәрнең күпчелеген ачыклау белән бергә, аларның алдагы язмышларын җентекле өйрә­нергә дә туры килде. Тик-шеренүләрнең нәтиҗәсе булып, “Кызыл таң”да “Сынташ белән Малай арасы” дигән күләмле мәкалә дөнья күрде.
Малай авылында булганда Иске Сынташтан күченеп килүчеләр ни өчен нәкъ шушы төбәкне сайлады икән, дигән сорау да тынгылык бирмәде. Ә бит Кырмыскалы районы-ның әлеге төбәгендә байтак кына татар авыллары да урнашкан. Милләттәшләр ни сәбәпле бер-берсенә ярдәм кулы сузмаган да, сыеныр урын бирмәгән? Күченүче-ләргә урын бирү мәсьәлә-сендә җирле власть вәкил­ләре дә читтә калырга тиеш түгел сыман. 1937 ел — безнең белүебезчә, Сталин репрессияләренең котырынган чоры, күченеп йөрүчеләр НКВД органнарында шик уятмады микән? Бәлки алар хуҗалыклар күмәкләшүне өнәмичә, үз авылларында властьның эзәрлекләүлә-реннән качып киткәннәрдер? Сорауларның башка юнә-лештәгеләре дә бихисап, әмма байтак вакыт үтсә дә, аларга хәзер дә җавап табу җиңелдән түгел. Моннан шундый гына нәтиҗә чыгарырга мөмкин — кеше язмышлары 30нчы елларда да власть әһелләрен әллә ни кызыксындырмаган, мондый караш­ның хәзер дә дәвам итүе генә үкенечле.
Ә бит хәзерге чор тормыш-көнкүреш таләпләрен­нән караганда, Малай авылы районның төпкел төбәгендә урнашкан — ул Архангель һәм Гафури районнары чи­гендә. Элекке елларда бире-дә юлларның төзек булуы шикле, хәзер, әлбәттә, хәл уңай якка үзгәреп, авылны, мәсәлән, район үзәге белән заманча яхшы юллар тоташтыра, авылга газ кергән. Әмма заман башка, заң башка, дигәндәй, 80 еллар элек, бүгенгечә әйтсәк, инфраструктурага таләпләр икенчерәк яссылыкта булгандыр. Шунысы хак: Чәрмәсән елгасы үзәнендә урнашып, урманы булмаган Иске Сынташ кешеләрен Малай утынга, төзелеш материалларына, киек хайваннарга бай урманнары белән кызыктыргандыр. Якыннан гына Уфа — Ишембай тимер юлы үтүе, Агыйдел елгасы агуы да Малай авылы файдасына, әлбәттә. Печәнлекләрнең күплеге ишле мал асрауда янә дә зур мөмкинлекләр ача. Бер сүз белән әйткәндә, крестьянга дөнья көтү күз­легеннән караганда һәм тормыш-көнкүрешен көйләү юнә-лешеннән чыкканда, өлкән-нәрчә җитди мәсьә­ләләрне хәл итәрлек дәрәҗәдә булган бит Малай.
Әлеге үзенчәлекләргә бәйле, авылның бай табигате Авыргазы районының Кәбәч авылы кешеләрен дә кызыктыра. Бу авыл турында тарихи белешмә биреп үтик. Кәбәч 270 еллык тарихка ия. Чыгышы белән Авыргазы районнан булган, хәзерге вакытта Стәрлетамакта яшәүче туган төбәкне өйрәнүче Мөдә-рис Сафин архив чыганакларын тирәнтен өйрәнеп, быел дөнья күргән китабында тарихи документларга таянып, Кәбәч авылына нигез салучы татарларның беренче тапкыр 1747 елда теркәлүен исбатлый һәм авыл да шушы чорда барлыкка килгән, дип раслый. Төбәккә күченгән ясаклы татарлар, Алатыр крестьяннары, мишәрләр исәбенә авыл тиз үсә, моның нәтиҗәсе буларак, эшкәр-телүче җирләргә кытлык туа. Әйткәндәй, югарыда телгә алынган авторның “Кәбәч” китабында җир мәсьәләсенә бәйле бәхәсләр турында берничә мисал китерелә. Шәхси хуҗалыкларны күмәк-ләштерү башлангач та мондый низаглар тынмый. Авыл-ның бер төркем кешеләре сөренте җирләргә бай төбәккә күченеп китү турында уйлана башлый. Мондый активист-ларның берсе Фазылҗан Габитов якын-тирә авылларда булып, мәсьәләне ныклап өйрәнә. Малай авылына да барып чыга ул, аннан кайткач, улларын җыеп, гаиләсе белән киңәшләшә дә, яңа урынга күченеп китәргә карар итә. Әйтергә кирәк, Фазылҗан авылда абруйлы кешеләрдән булгандыр, аның ниятенә авылдашлардан берничә гаилә дә кушыла. Менә шулай итеп, 1938 елда Фазылҗан Габитов җитәкчелегендә аның дүрт улы һәм дүрт кызы, моңа өстәп, янә дә авылдан унлап гаилә Малай авылына күченеп килә.
— Бу гаиләләрнең күбесен мин балачактан яхшы белә идем, алар арасындагы яшь­тәшләрем белән якын дуслар булып киттек, — дип искә ала Фәнил Кодакаев. — Авылның тарихын өйрәнү барышында Малайга күченеп килүчеләргә дә чират җитте. Кырмыскалы районы архивында сакланучы Хуҗалык кенәгәләреннән (Похозяйственные книги) “Татар” урамында яшәүчеләрдән Кәбәчтән килгәннәрне ачыкладым. Кызганычка каршы, 1952 елга кадәрге кенәгәләр сакланмаган. Шуңа карамастан, Башкортстанның “Хә­тер, “Алар җиңеп кайтты” китаплары аша Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир­ләр арасында Малайдагы Кәбәч күченүчеләренең исем­нәрен таптым. Алар арасында Габитовлар турында бай мәгълүмат тупланды. Мәсә­лән, Фазылҗан Габитовның ике улы — Касыйм һәм Зөфәр сугышта ил азатлыгы өчен көрәштә һәлак була. Ягафәр фронттан исән-имин кайтып, Кәбәчтә төпләнә. Дүртенче улы Хәмзә (1926-2006 еллар) безнең авыл кызы Фәниягә өйләнеп, Малай авылында бәхетле картлык кичерде. Малайда Мәҗитовлар, Саттаровларны да яхшы хәтер­лиләр. Гомумән, мин аларны хаклы рәвештә якташларым дип исәплим.
Шуларның берсенең нәсел дәвамчысы белән Фәнил Шәмсетдин улына Кәбәчтә якыннан танышырга насыйп булды. Ул – Фәрит Ягафәр улы Габитов. Агымдагы елның октябрендә 65 яшьлек юбилеен билгеләя­чәк ир узаманы бай тормыш юлы үткән.
Кәбәчтә булганда авыл­ның иң өлкән кешеләренең берсе, 85 яше белән баручы Миңлебикә әби Мәҗитова белән аралашырга туры килде. Алар нәселеннән дә бер­ничә кеше язмышын Кәбәч белән бәйли. Әйткәндәй, Миңлебикә әби озак еллар дәвамында Кәбәчтә генә түгел, республикада киң билгеле, 90нчы еллардан башлап Башкортстан Премьер-министры урынбасары булып эшләгән Миңнерәис Мәрван улы Усмановның ата-баба­ларының күршесе булып тора. Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтик: Усмановлар да күченеп бара Малайга, әмма бер еллап яшәгәч, кире Кәбәчкә әйләнеп кайта.
Малайга Кәбәчтән күче­нүчеләр арасында район һәм республика тарихында якты эз калдырганнар байтак. Югарыда билгеләп үтелгән Хәмзә Габитов, мәсәлән, озак еллар дәвамында комплекслы бригада бригадиры вазыйфасында була, фидакарь хезмәте өчен ул Кырмыскалы райо-нының һәм Башкортстанның Мактау грамоталарына лаек була. Аның җәмәгате Фәния — колхозның алдынгы савучысы, ирешелгән уңыш-лары өчен “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнгән.
Бөек Ватан сугышы чорында СССРның төрле төбәк-ләреннән Башкортстанга эвакуацияләнгән дистәгә якын милләт вәкилләренең Малайга вакытлыча яшәргә җибәрелүе дә билгеле. Алар арасында Ленинградтан да зур төркем була. Авылның өлкән буын вәкилләре арасында аларны белүчеләр бар. Димәк, халыклар дуслыгына мисаллар ачыклау юнәлешендә Малай авылы тарихындагы яңа битләрне ачу зарурлыгы бар.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Театр – ул искиткеч могҗиза!
Сегодня, 08:19 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр – ул искиткеч могҗиза!
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Сегодня, 07:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Уфа мэры - беренче урында!
Вчера, 22:00 :: Сәясәт
Уфа мэры - беренче урында!
Без - беренче урында!
Вчера, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Вчера, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»