Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алтын медальле сатирик

Алтын медальле сатирик
02.10.2018 / Төрлесеннән

Алтын медальле сатирикМарсель Сәлимов Евразия халыкара премиясе лауреаты булды.

Мәскәүдә мәдәният, әдәбият һәм фән өлкәсендә Евразия халыкара премиясен тапшыру тантанасы үтте. Төрле илләрдән Евразия мәдәниятенә, әдәбиятына һәм гыйлеменә зур өлеш керткән күренекле сәнгать эшлеклеләре, язучылар һәм галимнәр Евразия иҗат берлеге оештырган дәрәҗәле премия лауреатлары булды. Бүләкләнүчеләр арасында билгеле башкорт һәм Русия язучысы, сатирик Марсель Сәлимов та (Мар. Сәлим) бар.


Аны халыкара премиягә Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) Мар. Сәлимнең инглиз телендәге кырыгынчы “The Book Which Has Never Been Written Before” китабын чыгарган “Hertfordshire Press” нәшрият йорты белән бер­лектә тәкъдим итте.
Бу чара Мәскәү шәһәре көненә туры килде. 31нче Мәскәү халыкара китап күр­гәзмә-ярминкәсендә бул­ганнан соң, абруйлы кунаклар – Евразия премиясе лауреатлары Мария Ермолова йорт-музеен карады. Монда дусларча җылы очрашу, колле­галарның чыгышлары, Казахстан сән­гать осталары концерты, җиңүчеләрне бү­ләкләү көтә иде.
Марсель Сәлимовка Алтын медаль һәм истәлекле сынны тапшырып, Евразия иҗат берлеге президенты Карина Сарсенова, аның халыкара әдәби бәйләнешләр үсешенә зур өлеш кертүен бәяләп үтте. Лауреат Казахстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Нурлан Оразалин, бөтен дөньяга танылган виртуоз скрипкачы, Азия-Тын океан төбәге Оркестрлар альянсы директорларының берсе Марат Бисенгалиев, Евразия иҗат берлеге президенты, “Ks Pproduction” продюсерлык үзәге Генеральный продюсеры Карина Сарсенова һәм “Caspian University” университеты ректоры (Алма-Ата) Жолдасбек Нусенов кул куйган халыкара сертификат алды.
Залда утырган Халыкара иҗади хезмәткәрләр ассоциациясе президенты Виктор Никеров Марсель Сәлимовка “Кто есть кто: Всемирное издание” биографик инновацион белешмәнең 21нче басмасын бүләк итте. Бу белешмәдә башкорт юмористының биографиясе һәм казанышлары турында мәгълүмат урын алган.
Күптән түгел Русия Язучылар берлегенең Мәскәү шәһәр оешмасы канаты астында урыс һәм инглиз телләрендә “Лучшие поэты и писатели России 2017” белешмәсе дөнья күрде. Белешмә бөтен халыкара әдәби чараларда күрсәтеләчәк, китап нәшрият­л­арына тапшырылачак. Анда Мар. Сәлимнең биографиясе һәм иҗаты турында Сергей Михалков, Мостай Кәрим, Валерий Ганичевның, Русия Президенты Советнигы, Русия Президенты карамагындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе, Русия Журналистлар берлеге секретаре Михаил Федотовның фикерләре басылып чыккан.

Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
207 пассажир һәм экипаж исән
Вчера, 19:11 :: Җәмгыять
207 пассажир һәм экипаж исән




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»